Бөгелмә авазы

Татар мәгарифен берләштергән семинар

Шәһәребезнең 7 нче гимназиясе 14 ноябрь иртәсендә олы кунаклар - Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан һәм Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән укытучыларны каршы алды. Шундый күңелле, фикерләргә өмет бирә торган күрешү мизгелләреннән соң, аларны милли киемнәрдән укучы балалар чәкчәк белән сыйлады, гимназия директоры Анатолий Шалев котлады. Юлчыларның Башкортстан ягындагы кар-буранга, ә Әсәкәйдәге...

Раилә ХАФИЗОВА.
Виталий Салягин фотосы.
Төбәкара мәгариф семинары параллель рәвештә берничә уку кабинетында (2, 4, 7 нче сыйныфларда) ачык дәресләр рәвешендә барды. Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рита Садыйкова, Ләйсәнә Ибәтуллина, Әлфия Мөэминова, Гөлнара Әхмәтшинаның укыту
тәҗрибәсеннән иң уңышлы алымнарны колачлап, дәресләр катнашучыларның югары бәясенә лаек булды: укучылар куелган теманы үзләре әйтеп, һәр күнегүнең максатын аңлата, темага ярашлы булуын дәлилли, җавапларына үзбилге бирә бардылар - димәк, федераль белем бирү стандартлары таләпләре үтәлде. Традицион укыту системаларыннан аермалы буларак, милли мәгариф буенча директор урынбасары Гөлсирин Хәлиуллина гимназиянең технологик җиһазланышы, bg-gimn7.ru методик кабинеты, tugan.ucos.ru "Дәрескә" сайты белән таныштырды. Димәк, алдагы очрашуның методик
биеклеге тагын да югарырак ноктага куелды.
Беренче карашка татар телен укытуга гына кагылган бу семинарның, шулай ук дәресләр күрсәтеп, татар әдәбияты турында җанга-җан сөйләшүләрнең бик тирән мәгънәсе бар: аралашу барышында укытучының шәхси аңы, гомумкешелек мәдәнияте байый. Шул ук вакытта Башкортстан шартларында илһамны югалтмый, теләктәшлек тоеп эшләргә ярдәм итә. Бүгенге көндә анда атнасына нибары өч сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла. Көн саен алып барылган рус, башкорт, инглиз телләрен исәпләгәндә һәм балаларның көндәлек шөгыле күзлегеннән караганда, бу аз түгел. "Дәресләрнең һәр минутын технологик чыганаклар, кыска һәм аңлаешлы таблицалар, экранга бирелгән кагыйдә-сөземтәләрне кулланып үткәргәндә, укытучының эзләнүчән шәхесен, һөнәри осталыгын да кушканда, үсеш мөмкин", - дип сөйләде Башкортстанның "Ел укытучысы - 2014" бәйгесе абсолют җиңүчесе, Бишбүләк районы Кунаккол мәктәбеннән Илгиз Фазуллин. Семинарны йомгаклаганда, Бөгелмә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова үзкамилләшү мәҗбүрилеген куйды: "Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. "Мәгариф" журналының соңгы ике номеры бөртекләп укып чыгарлык. Федераль белем стандартларын әзерләгән төркем җитәкчесе А.М. Кондаков язмасы никадәр мәгълүматлы".
Татарлар 40 процентка кадәр тыгыз утырган район булса да, Әсәкәйдә татар теле 4 нче сыйныфтан башлап кына укыту программасына кертелә иде. Әмма быел факультатив буларак башлангыч сыйныфлардан ук укытыла башлады.
Бөгелмә мәгариф идарәсе тугандаш мәктәпләргә методик ярдәмлекләр һәм нәфис әдәбият бүләк итте. Катнашучыларның фикерләрен киләсе саннан укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: