Бөгелмә авазы

Татар хатын-кызы

Күптән түгел 13 нче урта мәктәптә өлкән сыйныф укучылары фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Анда "Татар әдәбиятында милләтен саклаучы хатын-кыз образы" темасына 9 нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Волкова чыгыш ясады (җитәкчесе - Г.М.Билалова). Элеонора ФӘТКУЛЛИНА, 13 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әлеге хезмәтнең авторы төп игътибарын...

Реклама

Күптән түгел 13 нче урта мәктәптә өлкән сыйныф укучылары фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Анда "Татар әдәбиятында милләтен саклаучы хатын-кыз образы" темасына 9 нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Волкова чыгыш ясады (җитәкчесе - Г.М.Билалова).

Элеонора ФӘТКУЛЛИНА,
13 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



Әлеге хезмәтнең авторы төп игътибарын татар хатын-кызы язмышына юнәлткән: аның үткән тарихыбыздагы һәм бүгенге көндәге урынын билгеләү, шуңа җавап эзләү төп максат итеп куелган иде. Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатынкызлардан аерылгысыз. Аларның бөеклеген беркем дә инкарь итә алмый. Җәмгыятебезнең иң кечкенә берәмлеге булган гаиләнең нигезе, нигездәге туган тел сакчысы да - хатын-кыз. Аналар - безнең яшерен каһарманнарыбыз һәм саклаучы фәрештәләребез. Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки Илаһыбыз тарафыннан аларга зур җаваплылык йөкләнгән. Билгеле бер кысалар эчендә яшәгән хатын-кызларның җаваплылыгы тагын да арта. Мәсәлән, мөстәкыйльлекне югалтканнан соң үткән 459 ел вакытны гына алыйк. Бу чорда аларның каһарманлыгы дастаннарда җырлана. Гыйбрәт һәм газап тулы татар тарихында татар хатынының бөек бер урыны бар. Алар һәрвакыт ирләре белән иңгә-иң торган, тарихыбызның "кояшлы" көннәрендә дә, "болытлы" чакларында да аларның терәге - тая­­нычы булган. Кирәк булганда үз гәүдәсен калкан иткән курку белмәс җан, ватаны һәм милләте өчен үзен аямаган зат та - татар хатыны. Уңган, пакь, тырыш булуы өстенә, матурлыгы да җырларга салынган аның. Шул ук вакытта татар хатынының язмышы - милләт язмышы ул. Тарих битләрендә дә бөек татар хатыннары хакында күп язылган.

Аннан татарның иң билгеле үрнәге, бәйсезлек символы булган Сөембикә турында сөйләнде. Аның эшен дәвам иттерүче, нинди генә авыр чакларда да сынмаган, иманын сатмаган, чукындыру сәясәтенә каршылык күрсәткәне өчен 1739 ел­­­ның
30 апрелендә Екатеринбург шәһәре ур­тасын­­дагы мәйданда тере­ләй утта яндырылган Кисән­бикә Байрасова, милләтебенең язмышы өчен үз-үзләрен аяма­ган башка каһарман хатын-кызларыбыз турында тетрәнеп тыңладык.

459 ел дәвамында милли һәм дини изелү шартларында яшәгән татар халкы югарыда бәян ителгән көчле рухлы милләт аналары аркасында телен, динен, йолаларын һәм үз йөзен саклап кала алган. Иң авыр чорларда да фидакарь татар хатын-кызлары тырышлыгы белән милләт сакланып калган. Шуңа күрә монда инде алгы планга, әлбәттә, татар хатын-кызы образын чыгару бик тә урынлы. Бүген дә без аларны көчле рухлы, нык иманлы, милләтебезнең киләчәге өчен җан атучылар буларак күз алдына китерәбез һәм ул чыннан да шулай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: