Бөгелмә авазы

Татар Димскәе авылында “Ак йон” бәйрәме узды

Элек-электән һәр милләтнең үз бәйрәмнәре һәм йолалары булган. Аларның күбесе үз тарихын бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Сәнгатьтә һәм мәдәни мираста халкыбызның тормышы, көнкүреше һәм милли үзенчәлекләре, матурлык идеалы, дине көзгедәй яктыртылган. Татар халкының милли бәйрәмнәре әби-бабаларыбызның йолаларына, табигатькә, бер-береңә ихтирамлы караш, мәрхәмәтлелек, рәхмәт хисе тәрбияли. 19 март көнне Татар...

Элек-электән һәр милләтнең үз бәйрәмнәре һәм йолалары булган. Аларның күбесе үз тарихын бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Сәнгатьтә һәм мәдәни мираста халкыбызның тормышы, көнкүреше һәм милли үзенчәлекләре, матурлык идеалы, дине көзгедәй яктыртылган. Татар халкының милли бәйрәмнәре әби-бабаларыбызның йолаларына, табигатькә, бер-береңә ихтирамлы караш, мәрхәмәтлелек, рәхмәт хисе тәрбияли.

19 март көнне Татар Димскәе авылында "Ак йон" бәйрәме узды. Ул "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесе, Татар Димскәе авыл җирлеге һәм мәдәният йорты ярдәме белән беренче тапкыр оештырылды.

Килгән кунакларны, авылдашларыбызны килеп керү белән кайнар чәй, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Үз кулларың белән бәйләнгән әйберләрдән җылылык бөркелә, алар кеше турында кайгырту билгесе булып тора, үзенең кабатланмас матурлыгы белән аерыла. Мәдәният йортының фойесында оештырылган гамәли сәнгать күргәзмәсе шуңа дәлил булып торды. Мәктәп укучылары арасында уздырылган «Татар орнаментлары» дип аталган рәсем конкурсының нәтиҗәләре дә биредә урын алган. Килгән кунаклар хозурына татар йорты күренеше дә тәкъдим ителде.

Кунаклар авылның тарихы һәм аның истәлекле урыннары хакында белде. Бу мәгълүматларны Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов җиткерде. Бәйрәм программасында: татар халык йоласы «Орчык өмәсе», татар милли ризыкларыннан авыз итү, гамәли сәнгать күргәзмәсе һәм иң кызыклысы - киез келәм басу буенча мастер-класс. Күргәзмәне оештырырга булышкан авылдашларыбызны: М.С. Шаһиева, М.М. Рәхмәтуллина, Ф.М. Тәбрисова, А.Д. Сибгатуллина, Ф.М. Әхмәтова һәм Ф.Г. Гыйниятуллиналарны «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» учреждениесе мөдире Ирина Ибәтуллина бүләкләде.

Килгән кунаклар арасында Бөтендөнья Татар Конгрессы вакиле Фәрит Нәбиуллин да бар иде.

- Мин үзем татар атлары токымын яңарту эше белән шөгыльләнәм, сезнең ут-күршегез Карабаштан килдем, мәдәният йорты мөдире Роза Шәйхуллина чакыргач, бик шатландым. Бүгенге көндә республикабызда 4 500 татар авылы яшәп килә. Шулар арасыннан Татар Димскәе аерылып тора, чөнки сездә бик күркәм һәм көчле йола бар, ул да булса, киез келәм басу. Мин бу бәйрәм турында Казанга кадәр җиткерермен. Икенче елга, Алла боерса, кызыксынып, күпләр килер дип өметләнәм. Бәлки әле, киләчәктә сез киез келәм басу эшен башлап җибәреп, авылны баетырсыз. Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклыйк. Авылларыбызга яңа сулыш бирик!» - дигән җылы сүзләр җиткерде ул.

Йон безнең өчен көнкүрештә кулланыла торган чимал булып кына санала. Әмма аның җылылыгы һәм сыгылмалыгы күп кенә рәссамнарны иҗатка илһамландырган. Шулар исәбендә - күренекле якташларыбыз Роза һәм Дефак Рәхмәтуллиннар. Алар - республикабызда иң беренчеләрдән булып, борынгы гореф-гадәтләрне һәм үзләренә генә хас иҗади үзенчәлекләрне кулланып, киез келәм басу технологиясен яңадан торгызучылар. Рәхмәтуллиннар 50дән артык тематик һәм орнаментлы келәмнәр эшләгән. Аларның күбесе Россия, республика, район күләмендәге күргәзмәләрдә һәм бәйгеләрдә тәкъдим ителгән. Кулдан эшләнгән киез келәмнәр кеше кулы җылылыгын туплаган һөнәрчелек төренең үрнәге булып тора.

Кызганычка каршы, 10 ел элек хөрмәтле Дефак Рәхмәтуллин безнең арабыздан китте. Республикабыз музейларында һәм чит төбәкләрдәге музейларда куелган киез келәмнәр аның турында хатирәләрне истә тота, яңартып тора. Хәзерге вакытта киез келәм басу йоласын дәвам итүче - останың җәмәгате Роза ханым Рәхмәтуллина. Бүгенге бәйрәмдә дә Роза апа киез келәм басу буенча мастер-класс күрсәтеп узды, шулай ук хәләл җефете белән бергә иҗат иткән келәмнәренең эчтәлекләре турында сөйләп узды. Рәссамнарыбыз кече туган илебез - Татар Димскәе авылын дөньяга танытты, халык һөнәрчелеген торгызуга һәм саклауга үзләренең лаеклы өлешен кертте.

Ак йон - чисталык, байлык билгесе. Йон эшләнмәләре безнең тәнебезне генә җылытып калмый, күңелебезне, җаныбызны җылыта. Халкыбызның милли йолаларын саклыйк, аларны вакыт агымында югалтмыйк, ә киресенчә, үстерик, җан өрик дигән теләктә каласы килә.

Гөлназ ИШМИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: