Бөгелмә авазы

Татар Димскәе авыл җирлегендә яшәүчеләр зиратларны чистарту буенча зур өмә оештырды

Зиратларыбыз гомер-гомергә изге урын булып санала. Сер түгел, күңелләребездә мин-минлек, тәкәбберлек булганда, байлыкка табынып яшәгәндә, зиратның изге урын, анда безнең газизләребез иңдерелгән икәнлеген соңгы елларда еш кына онытып җибәрмибезме? Еллар буе чистартылмаган чүп-чар, картаеп корыган агачлар, үтеп булмаслык кара урманнарны хәтерләткән зиратлар татар кешесенә килешәме икән? Өмәдә катнашу мәрхүм һәм...

Зиратларыбыз гомер-гомергә изге урын булып санала. Сер түгел, күңелләребездә мин-минлек, тәкәбберлек булганда, байлыкка табынып яшәгәндә, зиратның изге урын, анда безнең газизләребез иңдерелгән икәнлеген соңгы елларда еш кына онытып җибәрмибезме? Еллар буе чистартылмаган чүп-чар, картаеп корыган агачлар, үтеп булмаслык кара урманнарны хәтерләткән зиратлар татар кешесенә килешәме икән? Өмәдә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора!

Татар Димскәе авыл җирлегендә яшәүчеләр моңа инде күптән инанган. Соңгы елларда Суык Чишмә авылы янындагы зиратны чистарту зур өмәгә әйләнде. Традиция буенча ул 1 майда уздырыла.

- Бу эшне 2009 елда башлап җибәрдек. Ул вакытта авылыбыз зиратының узган гасырда тотылган зират киртәләре кыйшайган, баганалардан кубып, җиргә сибелгән иде. Авыл көтүенең маллары инде зират биләмәләренә кереп каберләргә, искергән чардуганнарга зыян сала башлады. Егетләр белән күрешеп киңәшләштек тә: "Болай булмый бит инде!" - дип, эшкә керештек. Үзенең көченә, үзенең бердәмлегенә ышанып чыкты авыл халкы бу өмәгә. Зират биләмәсе шактый зурайтылып, тимер баганалар утыртылды ул көнне. Баганаларны без Лениноогрск нефть һәм газ чыгару идарәсеннән сорап алган идек. Аннары шул баганаларга алдан хәстәрләп куелган әзер коймаларны да беркеттек. Ә күпме чүп чыгарылды ул көнне зират биләмәсеннән? Чардуганнар өстенә корып ауган шактый агач киселеп, чүплеккә озатылды. Коймалар буялды. Эшебезне тәмамлап, кайтырга чыгар алдыннан яңгыр ява башлады. Сибәләп яуган җылы яңгырга карап, ирексездән, уйланып куйган идем ул вакытта: "Каберләрендә ятучы әрвахларның сөенеч һәм шатлык яшьләредер бу, бәлки, язның җылы ләйсән яңгыры Раббыбызның безнең гамәлләребезгә ризалык билгеседер"-- дип, - ди барысын да искә алып, өмәне оештырып җибәрүче Айрат Кәлимуллин.

Эшләгән эш нәтиҗәсез калмаган. Шушы көннән алып, һәр ел саен 1 майда өмәләр уза хәзер.

- Элек 1 Майда тауга менеп, ашап-эчеп, күңел ача идек. Заманасы шул иде. Хәзер безнең өчен 1 Май чын хезмәт бәйрәменә әйләнде. Айрат Кәлимуллин оештырган беренче өмә традициягә әверелеп китте. Ел саен кайтып, туганнарыбыз яткан каберлекләрне чистартабыз, - ди Ринат Сәетов.

Бу изге эшкә кушылып, күрше авыл зиратларында да халык, бердәм булып, өмәләр үткәрә башлаган. Райлан авылындагылар әлеге эшкә иртән-иртүк керешкән булып чыкты.

- Иртәнге 5тә килдек зиратка. Аны төрле чүп-чардан, аркылы-торкылыга ауган корыган агачлардан арындырдык. Күп эш эшләнде бүген, - ди авыл аксакалы Җәмил абый Хисмәтов.

Димскәйлеләр дә калышмаган. Без килеп туктаганда, пычкы, балта белән коралланган ир-егетләр зират эчендә кайный иде инде.

- Изге эш. Зиратларны карау җәмәгатьчелекнең дә эше ул. Зират торышына битараф булмаган халыкны игълан ясап чакырдык. Күбрәк кеше җыелса, күбрәк эш тә эшләнелә бит. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - ди халык әйтеме. Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип булачак, - ди Димскәй авыл мулласы Яндәш хәзрәт.

Өлкәннәр, яшьләр белән берлектә, бу эшләрне бик тырышып, җиренә җиткереп башкарды. Яшьләр өчен бик яхшы тәрбия чарасы да әле бу. Суык Чишмә авылындагы өмәдә катнашучыларның иң яшенә 11 яшь булса, иң өлкәне 80не тутырып килүче бабай иде.

Бу көнне каберлекләрне чистарту өмәсендә катнашучыларга, зур казан тутырып, тәмле пылау пешергәннәр иде. Әлеге эшне Урта Азиядән кайткан мөселман кардәшебез Фәрит абый мәчет янында, изге теләкләр теләп башкарды. Аңа барысы да зур рәхмәт җиткерде. Пылау телеңне йотарлык тәмле иде!

- Зират - авылыбызның йөзе ул. Элек-электән, әлеге авылда кем яшәгәнен белергә теләсәң, зиратына барып кара, дия торганнар иде. Халык шуны онытмасын. Үзебез дә зират дигән Мәңгелек йортка барасы кешеләр бит без, - ди Айрат Кәлимуллин.

Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам иттерелсен иде. Әлеге авыллар халкыннан үрнәк алып, зиратларны җыештыру эшенә хәзер күбрәк игътибар бирелсә, яхшы булыр иде дигән фикердә мин. Чөнки ташландык хәлдә булган зиратлар районыбызда шактый бит. Изге юлда, изге теләктә булучыларның киләчәге якты була.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: