Бөгелмә авазы

Тарихи хакыйкать: Бөгелмә башлангычы – Ишмөхәммәт кулында

Соңгы дүрт елда Бөгелмәбезнең тарихи тамырлары татарларга барып тоташканын исбатлау өстендә эш алып бардым. Белгәнегезчә, моның шулай икәнлегенә күп кенә саллы фактлар табып, ошбу фикернең хакыйкатьтә дә шулай булуын күрсәтеп, Бөгелмәнең башлангычын истәлек тактасы кую кирәк дигән фикер белән яшәдем. Быел исә Бөгелмәнең башлангычы чын татар авылы булганлыкка тагын бер...

Соңгы дүрт елда Бөгелмәбезнең тарихи тамырлары татарларга барып тоташканын исбатлау өстендә эш алып бардым. Белгәнегезчә, моның шулай икәнлегенә күп кенә саллы фактлар табып, ошбу фикернең хакыйкатьтә дә шулай булуын күрсәтеп, Бөгелмәнең башлангычын истәлек тактасы кую кирәк дигән фикер белән яшәдем. Быел исә Бөгелмәнең башлангычы чын татар авылы булганлыкка тагын бер төпле дәлил өстәлде: Әлмәт шәһәреннән туган төбәк тарихын өйрәнүче Рәфыйк Хаҗим улы ӘМИРХАНОВ, архив чыганакларына таянып, "Татар авылы Бөгелмә" ("Татарская деревня Бугульма") дигән документны ирештерде (май, 2017 ел). Аны без Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсендә газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдык.

Татар авылы Бөгелмә

Кама аръягы төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасында Бөгелмә дигән торак пунктның барлыкка килү, шәһәр статусы тарихына бәйле сораулар әледән-әле туып тора. Бу юлларның авторында да булды андый кызыксыну.

Кама аръягының көнчыгыш өлешендәге торак пунктларның тарихын өйрәнгәндәбу авылга нигез салучының исемен һәм торак пункт язмышының башлангыч чорына бәйле кайбер фактларның датасын ачыклау насыйп булды. Түбәндә Бөгелмә авылы тарихы башындагы кайбер мәгълүматларны китерәбез.

1743 елның җәендә, атап әйткәндә, 1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Ишмөхәммәт "Бөгелмә тож" авылының башка диндә булган 19 кешесенең Зәй елгасының агым уңаена түбән төшкән тарафта елганың ике ярында да 9 чакрым 300 сажин арада сөрүлек җирләре, печәнлекләре булган. Ул җирнең түбәнге өлеше Зәй кушылдыгының сул як ярындагы чишмә белән чикләнгән. Бу авылның җир биләмәләре Яңа Оренбург юлы буендагы межалау кенәгәсендә теркәлгән.

1747 елгы торышка Ишмөхәммәт "Бөгелмә тож" авылында 70 татар гаиләсе яшәгән (140ы - ир җенесеннән). Ишмөхәммәт үзе чыгышы белән Саба ягыннан булган, 1717 елгы. Бөгелмә авылына беренче килеп урнашкан кешеләр Арча, Зөрәй, Ногай юллары һәм Зөя (Свияжск) өязе качкыннары булган.

Соңрак Бөгелмә авылының "башка дин вәкилләре"нә җан башыннан чыгып түләүләр һәм шулай ук ясак түләүләре билгеләнгән. Шул ук вакытта Биккол авылына - 29, Юзәйгә - 26, Мостафага - 46, Сарманайга - 3, Нәүрузгә - 10, Котләмәткә - 16, Якупка - 2, Усманга - 17, Кандызга 6 ир гаиләсен мәҗбүри күчереп утырту турында да карар чыккан (асылда бу - депортация). Әлеге чорда Бөгелмәдә ир-атлар саны тагын 15 кә арткан булган.

Татар халкын "куып тараткач", Бөгелмә авылы Бөгелмә бистәсенә әверелә (аерым чыганакларда аны "ныгытма" дип күрсәтәләр), аныбу чорда инде нәсел-ыруын "белми" торган кешеләр: сөргендәгеләр, отставкадагы солдатлар, шул исәптән, Кама аръягы линиясеннән: Иске Чишмәдән, Яңа Чишмәдән, Зәй, Тиинск, өлешчә Оренбургтан китерелгәннәр белән тутыралар.

Сабалы Ишмөхәммәт Иштирәковның үз язмышы ничек булып бетә соң?

Ревизия материалларына караганда, Бөгелмә авылына нигез салучы зат күченергә мәҗбүр ителгәннәр арасына эләкмәгән. Аның исеме 3 нче ревизия вакытында Кичүчат авылы "типтәрләре" арасында чагылып китә. Ул анда Ризаэтдин Фәхретдиннең ыру башы булган Юлдаш Ишкәев белән бергә Керкәле аша барып эләгә. Аңа инде бу чорда 54 яшь (1718 елда туган), күзләре сукырайган була. Ике улы булганлыгы мәгълүм: олысы Сәгыйть 1749 елда үлгән, икенчесе Салих шул елда туган. 44 яшьлек Ишбирде исемле бертуган чукрак энесе булганлыгы да мәгълүм. Ишбирденең улы Ишкилде булган (1757 елгы).

Ишбирде исеме Бөгелмәгә беренче килеп урнашканнар арасында юк. Ишмөхәммәтләр гаиләсенә алар Кичүчатка күченгән вакытта килеп кушылган булса кирәк.

Бишенче ревизия үткәрү вакытына (1795 елда) Ишмөхәммәт Иштирәков һәм аның туганы Ишбирде гаиләсеннән исән кеше калмаган инде. Ишбирденең улы Ишкилде 1787 елда вафат була. Шуңа да ул елгы җанисәп алу вакытында Кичүчатта яшәүчеләр исемлегендә Ишмөхәммәт белән Ишбирде исемнәре юк. Аларның 1782 елда үткән дүртенче ревизиягә кадәр үк үлгән булуы ихтимал.

Бөгелмә авылының килеп чыгышы турындагы бу кыска гына бәянне төгәлләп, тагын шуны өстәп әйтергә була, Ишмөхәммәт "Бөгелмә тож" авылына нигез салган Саба кешесе Ишмөхәммәт Иштирәков һәм аның туганнары Кичүчат авылында җирләнгән.

Габит ХӘСӘНОВ,

ТР Аксакаллар шурасының Бөгелмә бүлеге рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: