Бөгелмә авазы

Таҗлы зәхмәт: иркенәергә иртә әле

Хакимияттә узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров райондагы “Covid-19” – коронавируска бәйле хәлләр турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, көн саен республикада бу йогышлы чир белән авырып китүнең кимендә 30 очрагы теркәлә. Кызганычка, инфекцияне читтән кертү очракларын һәрвакытта да булдырмый калу мөмкин түгел,  әмма аның коллектив эчендә таралуын булдырмый калу безнең көчебездән килә.

Р. Әмиров пандемия вакытында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 10 очрагы теркәлүен билгеләп үтте. 15 июньнән башлап, провизор госпиталь эшли. Көн саен анда пневмония белән 30лап пациент дәвалана.

– Соңгы ике атна дәвамында пневмония һәм кискен респиратор чирләр белән авыручылар санының кимүе күзәтелә, – дип өстәде шәһәрнең баш табибы.

– Иркенәеп китәр өчен әле сәбәп юк һәм кирәкле барлык профилактик чаралар комплексын үтәү бүген бигрәк тә мөһим. Чир сорап килми – теләсә кайсы кешегә кагылырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – дип өстәде Бөгелмә мэры Линар Закиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: