Бөгелмә авазы

Табын муллыгы – тырыш кулларда

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм агросәнәгать комплексы ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм! Аграр сектор - район икътисадының мөһим бер тармагы. Быел, табигать көйсезлегенә дә карамастан, районыбыз хезмәтчәннәре, хезмәт сөючән һәм тырыш булулары нәтиҗәсендә, кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм агросәнәгать комплексы ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм!
Аграр сектор - район икътисадының мөһим бер тармагы. Быел, табигать көйсезлегенә дә карамастан, районыбыз хезмәтчәннәре, хезмәт сөючән һәм тырыш булулары нәтиҗәсендә, кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы тупладылар, бөртеклеләр уңышын югалтуларсыз җыйнап алу өчен зур көч куйдылар. Бүгенге көндә беренче планга сөт һәм ит җитештерү күләмен саклап калу бурычы куела. Бу көннәрдә көзге ярминкәләр уза, авыл эшчәннәре анда, арадашчылардан тыш, үзләре җитештергән продукцияләрне сата алалар.
Болар барысы да Бөгелмә районы авылларының үсеш алуы турында сөйли. Моңа авыл җирлегендә эшмәкәрлеккә булышу, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, клублар, медпунктлар, суүткәргечләр һәм башка объектлар төзү буенча дәүләт программалары ярдәм итә.
Сезгә катлаулы һәм фидакарь хезмәтегез, эшкә бирелгәнлегегез, осталыгыгыз һәм туган якка мәхәббәтегез, җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең ышанычлы терәге булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәммәгезгә дә киләчәктә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек телим.
 
Ихтирам белән, Руслан Сәйфетдинов,
Бөгелмә муниципаль районы
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: