Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Сүз осталыгы” иҗади кичәсе үтте

Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә үтүче чараларның төп геройлары - еш кына үзенчәлекле шәхесләр. 21 март көнне танылган, күпкырлы язучы Факил Сафинның (Факил Әмәк) "Сүз осталыгы" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Кичә кунагы тулы, матур һәм шул ук вакытта шаян итеп алып баручы һәм чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Тамашачылар Ф. Сафинның...

Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә үтүче чараларның төп геройлары - еш кына үзенчәлекле шәхесләр. 21 март көнне танылган, күпкырлы язучы Факил Сафинның (Факил Әмәк) "Сүз осталыгы" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Кичә кунагы тулы, матур һәм шул ук вакытта шаян итеп алып баручы һәм чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Тамашачылар Ф. Сафинның язучы гына түгел, ә прозаик, шагыйрь, композитор, драматург, журналист, "Фән һәм мәктәп", "Мәйдан-Чаллы" журналларын оештырып җибәрүче, "Көмеш кыңгырау" газетасына нигез салучы һәм аның редакторы, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, күп кенә Россия һәм республика әдәбият премияләре лауреаты икәнен белделәр. Язучы белән очрашуга аның дуслары һәм хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия институты доценты һәм матур җырлар башкаручы Дания Сибгатуллина һәм ТИСБИ идарә университеты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты, матур тавыш иясе Айдар Сәфәргалиннар. Кунаклар Факил Сафин сүзләре һәм музыкасына җырлар башкардылар. Шигырь һәм җырлар белән үрелеп барган кичә бер генә тамашачыны да битараф калдырмады һәм һәммәбезнең күңелендә озак вакытлар сакланачак.

Айсылу НУРЕТДИНОВА, үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе.

Ләйсән ЙОСЫПОВА тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: