Бөгелмә авазы

Сыйлы җирдә кунакта

"Татарстанныкын сатып ал!" Республикабызның җитештерү өлкәсе предприятиеләре соңгы елларда әлеге девиз белән эш итәләр. Бу юкка гына түгел. Татарстанда җитештерелгән товарлар белән чит илдән кергәннәр арасындагы көндәшлек - күптәнге проблема. Әллә кризис, әллә башка сәбәпме, бу мәсьәләгә Россия җитәкчелеге дә игътибар итә башлады. Шуңа да бу юнәлештә республикада "Татарстанныкын сатып...

"Татарстанныкын сатып ал!" Республикабызның җитештерү өлкәсе предприятиеләре соңгы елларда әлеге девиз белән эш итәләр. Бу юкка гына түгел. Татарстанда җитештерелгән товарлар белән чит илдән кергәннәр арасындагы көндәшлек - күптәнге проблема. Әллә кризис, әллә башка сәбәпме, бу мәсьәләгә Россия җитәкчелеге дә игътибар итә башлады. Шуңа да бу юнәлештә республикада "Татарстанныкын сатып ал!" акциясен үткәрү традициягә әйләнде, ә тормышта ул инде күптән көндәлеккә керде. Беренчедән, халык республикада чыгарылган товарларны өстен күрсә, бу икътисадның үсешенә китерергә тиеш, ә икенчедән, туган җиреңдә җитештерелгән товар "үзебезнеке" бит инде ул, табигый һәм чиста чималдан ясала. Моны белгечләр дә ассызыклый. Шуңа күрә халык чаң сугып торган: "Сөт инде күптән сөт түгел. Табигый продукт кибет киштәләрендә күптән юк. Сөт продукциясе сыйфатсыз" дигән имеш-мимешләргә нокта куярга булдык. Моның өчен ерак барасы да юк, "ПРОСТО МОЛОКО" идарәче компаниясе җәмгыятенең Бөгелмә сөт комбинатына юл алдык.

Биредә - яңа җитәкче

Дөресрәге, ул яңа түгел, ә әлеге җәмгыятнең элекеге җитәкчесе - Илһам Минһаҗев. Бөгелмә сөт комбинатында ул директор булып 2000 елда эшли, аңа кадәр комбинатта директор урынбасары булып хезмәт иткән була. Аннан соң Бөгелмәнең авыл хуҗалыгы идарәсендә һәм мәшгульлек үзәгендә җитәкче булып тора. 2013 елда Казанга китә һәм анда "Лесная транспортная компания" директоры булып эшли. Ә быел янә Бөгелмә сөт комбинатына әйләнеп кайтты.

- Бүгенге көнне "кырыс чор" дип атар идем. Комбинатка җирле сөт продукциясе аз килә. Шуңа күрә Бөгелмәгә сөтнең күп өлешен күрше Самара, Башкортстан республикасыннан, Ютазы, Әлмәт, Әгерҗе, Зәй районнарынан алып кайтабыз. Безнең районнан җыелган сөтнең күләме нибары 10 процент тәшкил итә. Эшебез алга барсын дигән максат белән октябрь аенда 5 йөк машинасы кайтардык. Хәзер шулар белән сөт ташыйбыз. Бөгелмә сөт комбинатында җитештерелгән товарларның сыйфаты югары, продукциянең төрлелеге белән дә мактана алабыз. Моңа ел саен комбинат алып килгән Мактау грамоталары, медальләр дәлил булып тора, - дип, Илһам Шәфигуллович мине җитештерү цехына алып керде.

Сөт елгасы ага монда
Җитештерү цехы яңа савып алынган сөт исенә тулган. Биредә көненә 40 - 50 тонна сөт эшкәртелә. Барлык процесс - белгечләр контролендә. Цехка кертелгән чимал да, аннан ясалып чыгарылган продуктлар да лабораторияләрдә микробилогия тикшерүе уза.

- Биредә эшләүчеләрнең тын алырга да вакыты юк, эшләре күп. Без чиста азык-төлек әзерләү өчен тырышабыз. Табигый продукт - безнең горурлыгыбыз. Мәсәлән, ак майны гына алыйк. Ул тулысынча чын май. Төсе ел фасылына карап үзгәрә. Аңлашыла инде, җәйге сөт белән кышныкы нык аерыла бит. Шулай булгач, кыш көне ясалган майның төсе бераз ачыграк, ә җәй көне ул сап-сары төстә була (буягычлар кулланылмый). Комбинат цехында сөт, май һәм эремчек кенә ясап калмыйбыз, ә ряженка, катык, кефир, йогуртлар һәм башка продуктлар да җитештерәбез. Сөт продукцияләрен аеруча Мәскәү, Санкт-Петербург өлкәләрендә яраталар. Трансмайлар белән тутырылган базар продукциясе арасында чынына сорау зур шул, һәр кеше тәмле һәм файдалы ризык ашарга ярата. Моның өчен бар көчне куеп эшлибез, - ди Бөгелмә сөт комбинаты директорының җитештерү эше буенча урынбасары Эльмира Гайнетдинова.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: