Бөгелмә авазы

Сөй гомерне, сөй тормышны – 100гә кадәр яшәрсең...

Янәшәбездә еш кына күзе күреп тә, дөнья матурлыгын күрмәгән, колагы ишетеп тә, якыннарының җан авазын ишетмәгәннәрне очратырга туры килә. Ә менә күрү сәләтеннән өлешчә яки бөтенләй мәхрүм булганнар, ишетмәүчеләр, сау-сәламәт кешегә караганда, күпкә игътибарлы икән. Моңа мин Мәрьямбикә апа Сәлахова янына баргач инандым. Аңа 4 апрель көнне 100 яшь тулды....

Янәшәбездә еш кына күзе күреп тә, дөнья матурлыгын күрмәгән, колагы ишетеп тә, якыннарының җан авазын ишетмәгәннәрне очратырга туры килә. Ә менә күрү сәләтеннән өлешчә яки бөтенләй мәхрүм булганнар, ишетмәүчеләр, сау-сәламәт кешегә караганда, күпкә игътибарлы икән. Моңа мин Мәрьямбикә апа Сәлахова янына баргач инандым. Аңа 4 апрель көнне 100 яшь тулды.

Мәрьямбикә апа 1917 елгы. Бүгенге көндә тормыш иптәше Вазыйх ага Сәлахов белән бергә көн күрәләр. Икесе дә сукырлар. Бергә тормыш итә башлауларына быел 55 ел тулган. Бик матур пар алар. Мәрьямбикә апа көнен урын өстендә ятып уздыра икән. Сәламәтлеге бераз какшаган. Шуңа күрә аны карау хәзер Вазыйх ага өстендә.

- Әбине ире юындырып, карап тора. Фатирлары да чиста. Биредә сукырлар яши дип әйтмәссең дә. Мин аларга бары азык-төлек алып килеп, хәлләрен белешеп торам, - ди социаль хезмәткәр Оксана.

Мәрьямбикә апа начар ишетә, шуңа да аңа сүзләремне Вазыйх ага җиткереп торды. "Сезнең турыда ни дип әйтер микән әби?" - дип сорыйм Вазыйх агадан. Начар ишетүче апам шунда ук җанланды:

- Ул - минем ярдәмчем. Аллага шөкер янымда ул бар. Балаларыбыз юк, шуңа да бар таянычым. Безнең тормыш турында китап язарлык. 16 яшьтә сукырайдым. Лаеш районының Атабай авылыннан мин. Бөгелмәгә эшкә килгәч, менә бабай белән таныштык, - ди Мәрьямбикә апа.

Йөзьяшәр апаның хәтере әйбәт, зиһене ачык. Тормышының һәр мизгелен әле дә булса хәтерендә барлый ул. Мин бу парга сокланып карап тордым. Чөнки алар арасындагы җан җылысы бөтен фатир атмосферасын тутырган иде. Аларның ягымлы аралашуы күпләргә үрнәк булырлык. Вазыйх абый 100 яшен тутырган Мәрьямбикә апаның кулыннан кулын да алмады, яклар кешесе булып, янәшәсендә утырды. Әлбәттә, аларның язмышы җиңел булмаган, авыр сугыш елларын кичәргә туры килгән. Шулай да бөтен кыенлыкларны җиңеп чыкканнар Сәлаховлар.

Юбилярны котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова, ветераннар советы җитәкчесе Иршат Измайлов, сукырлар җәмгыяте рәисе Артем Пахарев килгән иде. Алар Мәрьямбикә апага бүләкләр, Рөстәм Миңнеханов исеменнән хат-открытка тапшырды.

Безнең районда 100 яшен тутырып яшәүчеләр бары 4әү генә икән. Шуларның берсе - гасыр кичкән Мәрьямбикә апа Сәлахова. Йөзьяшәр апа бүгенге тормышның матурлыгыннан (күрмәсә дә) канәгатьлеген белдерә.

- Барысын күрдек, авырлыгын да, безгә кырын караучыларны да. Шулай да түздек, - ди ул. Мөгаен, озын гомеренең сере дә, бернигә карамыйча, шат күңелле булуында, тормышны, хезмәтне сөюендәдер аның.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: