Бөгелмә авазы

Светофор патшалыгында...

Транспорт чараларының саны арту һәм юлларда хәрәкәтнең көчәюе иминлекне тәэмин итү проблемасын торган саен кискенләштерә бара.

Светлана КИРДИНА,
социаль педагог.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтенрәк үзләштерү, балаларның имгәнүләрен профилактикалау максатында, "Радуга" социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге педагоглары Светлана Кирдина һәм Лилия Ремеева, 11 нче урта мәктәп педагогы Венера Еникеева белән бергәләп, язгы каникул көннәрендә аз тәэмин ителгән һәм ишле гаиләдә тәрбияләнүче 47 бала өчен махсус чара үткәрделәр.

Реклама

Балалар мавыктыргыч сәяхәткә "чыктылар", төрле станцияләрдә, табышмаклар чатында булдылар, "кычкырып сөйләшүче юл билгеләре" белән очраштылар. "Юл билгеләре" станциясендә алар чараның темасына багышлап ясалган рәсем-плакатларын тәкъдим иттеләр.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина очрашу ахырында "Светофор патшалыгында" дигән темага ясалган рәсем бәйгесендә җиңеп чыгучыларны тәбрик итте. Уенда катнашучыларның һәммәсенә дә призлар тапшырылды, махсус әзерләнгән буклетлар таратылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: