Бөгелмә авазы

Сугышлар башка булмасын!

1989 елның нәкъ менә шушы көнендә соңгы совет солдаты, Дуслык күперен үтеп, Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш... Кыска гына сүз,ә мәгънәсе нинди куркыныч! Барыбыз да белә, әфган су-гышы илебезгә күп югалтулар китерде. Ул елларда халкы-бызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат яз-мышы бүген дә җаннарны...

1989 елның нәкъ менә шушы көнендә соңгы совет солдаты, Дуслык күперен үтеп, Әфганстаннан чыгарыла.
Сугыш... Кыска гына сүз,ә мәгънәсе нинди куркыныч! Барыбыз да белә, әфган су-гышы илебезгә күп югалтулар китерде. Ул елларда халкы-бызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат яз-мышы бүген дә җаннарны әрнетә. Күп йортларга керде аның бетмәс-төкәнмәс кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек олы кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур яшьлек еллары сугышта үтте, ул канлы көннәр аларның күңелләрен-дә иң авыр хатирәләр булып уелып калды.
Шушы датага багышлап, "Йөрәкләрнең тере хәтере" ("Живая память сердец") ди-гән исем астында узган митингта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. Аның әйтүенчә, Әфганстанның утлы юлларын барлыгы 285 бөгелмәле узган, 85тән артыгына югары дәүләт бүләкләре тапшырылган. Иң кызганычы шул: 11 егетебезгә ул бүләкләр һәлак булганнан соң бирелгән. "Без аларны һәрчак исе-бездә тотарга бурычлы, - диде Л. Закиров. - Аларның дөньякүләм тынычлыкка керт-кән өлеше бәһаләп бетергесез. Андый сугышлар башка кабатланмасын иде".
Муниципаль район башлыгы чыгышыннан соң әфган сугышчыларына куелган һәйкәлгә митингка килгән күп-санлы халык чәчәкләр салды.
Митингта традиция буенча сугышчы-интернациона-листлар җирләнгән урыннар буенча чаңгы узышларына старт бирелде. Кадетлар мәктәбе укучыларыннан торган колонна Бөгелмә - Зеленая Роща - Петровка маршруты буйлап юлга кузгалды, ә "Единая Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвар-дияче"ләре Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә һәлак булган 5 сугышчы-интернационалист җирләнгән урынга - Соколкага юнәлделәр. Шул ук көнне "Мәгърифәт" клубының беренче җитәкчесе Хафизә Сәетованы искә алу кичәсендә дә әлеге истәлекле дата турында сөйләшү, фикер алышу булды. Клуб әгъзалары шушы рәхимсез сугышта улын югалткан Рәхимә апа Алтынгәрәеваның тирән кайгысын уртаклаштылар (ул клубка оешкан көннән бирле йөри), бүген Украинада барган мәгънәсез сугышка карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. "Әниләргә башка мондый олы кайгылар килмәсен өчен сугышларны булдырмасыннар иде, тыныч яшәүләргә ни җитә!" - диде олы хәсрәтләр кичерсә дә, сынмаган-сыгылмаган, сабырлыгын җуймаган Рәхимә апабыз Алтынгәрәева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: