Бөгелмә авазы

Су кадере

"Бөгелмә су каналы" җәмгыяте 3 ноябрьдә алтын юбилеен билгеләп үтә. Шәһәребез халкы һәрчак олы ихтирам белән искә ала торган тырыш коллектив бу. Чөнки аларның намуслы хезмәте өйләребезгә саф су китерә. Ә су - безнең яшәеш чыганагы, судан башка безгә тормыш юк. Шуңа күрә бүгенге мактау һәм рәхмәт сүзләренә һәрберебез ихлас...

Тарихка күз салсак

Татарстанның башка шәһәрләреннән без бәхетле язмыш белән аерылабыз: халкыбызның эчәр суы чиста һәм саф безнең. Әнә шәһәребезнең һәр ягында мул сулы чишмәләр челтерәп ага, кул сузымында гына бәллүр чыганакларга бай Батыр, Коногоровка һәм Вязовка таулары тора. Ничек шул суларны җыеп, шәһәребезгә юлларга соң? Хыялларда гына йөрткән бер ният иде бу башта. Әмма соңыннан ул тормышка ашты. Бөтен халык дәррәү кузгалгач, таулар да урыныннан күчә икән: ун ел дигәндә, без шул тауларга өр-яңа су алу корылмаларын бастырып куйдык һәм көмештәй саф чишмә суын өйләргә юлладык. Галәмәт зур чыгымнар таләп иткән бу эшне халык үзе күтәрде, ул чакта безгә хәтта дөнья сокланды - алтын хәрефләр белән Бөгелмә халкын "Хаби-тат" исемлегенә язды. Шушы изге эшкә рухландырган, таркауны дус иткән, үз артыннан иярткән гайрәт иясе Наил Мәһдиев булды.
Бүген 50 еллык бәй-рәмен билгеләп үткән "Бөгелмә су каналы" предприятиесе менә шундый бәһасыз мирасны үз карамагына алды. Шуның кадәр тотрыклылык, эшкә бирелгәнлек, җаваплылык хисе белән аерылып торган тагын берәр коллектив бар микән шәһәребездә, ай-һай. 340 кешенең күбесе - гомер буена предприятиегә тугры калган кешеләр. Мөслимә Минушина, Ольга Аникина, Венера Йосыповаларның һәркайсы, мәсәлән, бухгалтерия бүлегендә 35шәр ел хезмәт куйган һәм бүген дә куя. Ә моннан 50 ел элек чишмә башына баскан тәүге буын инде күптәннән лаеклы ялда. Шунлыктан җәмгыятьнең иң зур байлыгы - өлкән яшьтәге пенсионерлар дип ярымшаяртып әйтсәк тә була: һәр ике эшчегә бер пенсионер туры килә. Профком рәисе Татьяна Колесник сүзләренә караганда, һәркайсының күңеленә юл салып, тормышын кайгырту мөмкинлеге табыла.
3 ноябрьдә үткәреләчәк алтын юбилей тантанасына да иң кадерле кунаклар булып егерме елдан артык эшләгән пенсионерлар чакырылды.

Табигать сагында

Җәмгыять төп игътибарын туган ягыбызның табигатен саклауга бирә. Бу җаваплы эш көннән-көн арта барган канализация суларын зарарлы матдәләрдән арындырудан гыйбарәт. Ел артыннан ел әлеге максатка ифрат зур чыгымнар тотыла: автоматлаштырылган иләкләр, сөзгеч пресс сафка басты, юынтык су "ЭКОТОН" сөзгеч торбаларыннан кудыртыла башлады. Элек-электән иң зур һәм җаваплы эш мәйданы булып Карабаш бистәсенең канализация хуҗалыгы кала. 1960 елда ук сафка баскан чис-тарту җайланмалары соңгы елларда бистәнең үсеп килгән ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый башлады. Бу Дала Зәе һәм Урман Зәе кебек гүзәл табигать һәйкәлләрен куркыныч астына куйды һәм җәмәгатьчелекне борчуга салды. Ниһаять, сентябрь аенда хуш хәбәр алдык: муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
белән очрашты һәм яңа чистарту корылмаларын төзү турында килеште. Җәмгыятьнең туган көненә нинди тансык бүләк! Ә бәлки моннан берничә ай элек кенә яшьләрчә җиң сызганып эшкә керешкән яңа җитәкчене кайгырту, канатландыру билгеседер.

Эдуард Әсхәт улы - Татарстан Җөмһүрияте-нең әхлакый мирасына кергән Бадыйковлар династиясеннән. Әтисе Әсхәт Ислам улы, әнисе Миңнур Фәйрүш кызы гомер буена шушы предприятиедә җаваплы вазифаларны башкарган, аларны бүген дә олы хөрмәт белән искә алалар. Өлкән агасы Ильяс Ислам улы менә 33 ел рәттән экскаватор машинисты булып эшли, "ТР торак-коммуналь хезмәтенең атказанган хезмәткәре" исемен йөртә. Әнә шулай бар көчен предприятиегә багышлаган үрнәк гаилә, нәкъ Ана дәрья сыман, яшь елгаларны туендыра. Я, ата-ана бәхете шушы түгелме?!
Раилә ХАФИЗОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: