Бөгелмә авазы

Социаль хезмәткәрләр – тормыш маягы

Һөнәри бәйрәм уңаеннан, дәүләтнең социаль сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе буларак, социаль яклау өлкәсенең арта баручы әһәмиятен билгеләп үтәсе килә.

Татьяна КУПЧЕ,
БМР социаль яклау бүлеге начальнигы.

Мохтаҗ халыкка ярдәм күрсәтү юнәлешендә социаль яклау учреждение-ләренең кулланылыш өлкәсе елдан-ел киңәя, функцияләре арта бара.

Шунысы аерым әһәмияткә ия, матди ярдәм үзәге тарафыннан ай саен 45 меңләп федераль һәм региональ ташламага ия булучыларга социаль ярдәм өчен акча бүлеп бирелә. Бу - елга 350 миллион сумга якын. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан агымдагы елның биш аенда гына да 40 меңнән артык матди ярдәм күрсәтелгән.

Безнең ныклы нигез ярдәмендә һәм югары квалификацияле хезмәткәрләребез тырышлыгы белән районда озак еллар дәвамында зур эш күләмнәрен
уңышлы башкарып киләбез һәм республика буенча иң яхшылар рәтендә торабыз.

Елдан-ел өстәмә мәшәкатьләр өстәлеп торса да, төп эш юнәлеше үзгәрешсез кала - бу ялгыз әби-бабайлар, ятимнәр, инвалидлар һәм аз керемлеләр.

Эш барышында килеп туган катлаулы мәсьәләләр социаль хезмәт белгечләреннән күпкырлы белем таләп итә - юридик, педагогик, медицина, психология һәм шулай ук тагын бер мөһим нәрсә, кеше хәленә керә белү, көн саен кайгы, өметсезлек, кайвакыт кешегә ышанмау белән очрашып та, күңел төшенкелегенә бирелмәү сәләте.

Социаль хезмәткәрләрнең һөнәре изгелек, кешелеклелек кебек сыйфатлардан гыйбарәт һәм бу хезмәт ияләре, һичшиксез, хөрмәткә лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: