Бөгелмә авазы

Сәләтле бала – ил байлыгы

21 октябрь көнне Бөгелмәдә "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыятенең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды ХI призерлар слеты уздырды.

Анда республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән 14 делегация катнашты - барлыгы 200гә якын кеше: укучылар һәм аларның педагоглары. Чараның беренче бүлеге 2 нче лицейда үтте. Анда призерлар слетына килүчеләр өчен 15 темага багышланган мастер-класслар уздырылды.
Мастер-класслар 2 нче лицейның һәр катында урнашкан иде. Монда геологиянең киләчәген күз алдына китерергә, роботлар ясау серләренә төшенергә, су үзенчәлекләре турында өйрәнергә, тайбо - үз-үзеңне саклау алымнары белән танышырга мөмкин булды. "Милли кием тарихы" классын 2 нче лицейның татар теле укытучылары Алинә Ризванова һәм Айзилә Каюмова җитәкләде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән сәләтле балаларга алар татар милли киеменең үткәне һәм киләчәге турында сөйләде, заманча мода журналы ясарга өйрәтте, татар милли эскизлары белән таныштырды. Ахырдан укучылар ак төс-тәге футболканы дизайнер әйберенә әйләндереп, аңа татар милли бизәкләрен төшерде. "Бу эш белән инде өченче ел шөгыльләнәбез. Мәктәптә "Татар милли түгәрәге" эшләп килә. Быел анда 3 нче сыйныф укучылары йөри. Без биредә балалар белән татар милли бизәкләрен өйрәнәбез. Әлеге эш курчакларга киемнәр тегү белән үрелеп бара. Иң элек без бизәкләрнең рәсемен ясыйбыз, сәйләннәр белән чигәбез, түбәтәйләр, калфаклар ясыйбыз. Сәләтле балаларга да үз талантыбызны күрсәтергә булдык. Аларга бит гадәти дәресләр, кагыйдә ятлау гына кызык түгел. Шуңа да милли
рухлы дизайнерларга юл ачарга булдык", - ди Алинә Ризванова.
Бу мастер-классны күбрәк кызлар сайлаган. Барысы да диярлек татар теленнән олимпиада призерлары, республика, Россия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр. Сарманнан Айсылу Нигъмәтҗанова Татарстан тарихын ярата, ә Азнакайдан килгән әрмән кызы Маринэ Арутюнян татар телен иң яхшы белүче укучы икән. "Туган телең әрмән теле, ә син, Маринэ, татар телен кайда өйрәндең?" - дип сорау бирәм. Кыз елмаеп: "Бар кеше аптырый, сез генә түгел. Татар телен мәктәпкә кергәнче үк апамнан өйрәндем, ул мәктәптә укый иде инде. Шуңа күрә татар телен өйрәнү миңа җиңел бирелде. Аны яхшы белүемне мин "Костер" лагеренда ял иткәндә исбатладым. Уен уйнаганда миңа шигырь укырга дигән бирем бирелде һәм мин "Туган тел" шигырен сөйләдем. Барысы да: дусларым да, сыйныфташларым да "ах" итте шунда. Татар теле - бик матур тел, мин аны яратам", - ди ул.
Сәләтле балаларны өч холык төре берләштерә. Алар башкалардан интеллектуаль яктан үсеш алуы, креатив булулары һәм үз дигәнендә нык торучанлыгы белән аерылып тора. Моны педагоглар да ассызыклый. Түбән Кама районы Каенлык урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лилия Гарипова: "Сәләтле балалар тумыштан ук шундый оста булмый. Моңа этәргечне, иң беренче чиратта, ата-ана тәрбиясе бирә һәм укытучы белеменең ныклыгы чыганак булып тора. Димәк, теләге булган һәр укучы сәләт һәм талант иясенә әйләнә ала. Дәрестән тыш белем алырга ашкынган, китаплар укыган балалар укуда алдынгы була. Алар иҗади яктан, уку ягыннан барысын уздыра дип уйлыйм мин", - ди ул.
Мастер-классларда булганнан соң укучылар һәм укытучылар Техника йортына юнәлде. Анда тантаналы чара узды. Биредә талантлы 70тән артык баланы һәм 50гә якын педагогны тәбрикләделәр. Аларга бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу күңелле эшне "Татнефть" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, шул ук җәмгыятьнең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды рәисе Леокадия Садчикова, Бөгелмә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин, мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда башкарды.
"Татнефть" акционерлык җәмгыятенең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды рәисе Леокадия Садчикова сүзләренә караганда, "Сәләтле балалар" слеты ел саен уздырыла икән. "Талантлы балаларга ярдәм күрсәтү безнең беренчел бурычыбыз булып тора. 11 ел элек дөньяга килгән фондыбыз әлеге чараны республиканың көньяк-көнчыгышындагы барлык шәһәрләрдә дә уздыра. Быел Бөгелмәне сайладык. Белеп торабыз, биредә талантлы балалар саны республикада иң күбе, бу - горурланырлык җирлек. Фондыбыз тырышлыгы белән без талантлы балаларны тәбрикләп кенә калмыйбыз, ә алар өчен киләчәккә юл да ачабыз. Татарстанда үзен таныткан һәр сәләтле бала "Татнефть" җәмгыяте резервына керә. Әгәр дә киләчәктә, югары уку йортларын тәмамлап, "Татнефть" җәмгыятенә эшкә килергә уйлый икән - аларга һәр җирдә, һәр шәһәрдә ишекләр ачык булачак. Моннан тыш, без укучы талантларга үз йолдызларын Россиядә һәм чит илләрдә ачарга булышабыз. Аларның олимпиадаларда катнашуын матди яктан тәэмин итәбез. Бүгенге чара да шул кысаларда уздырыла. Татарстанның киләчәге бар. Сәләтле бала - ил байлыгы ул", - диде хәйрия фонды рәисе үз чыгышында.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: