Бөгелмә авазы

Синең кешеләрең, Бөгелмә!

Татар мәдәният үзәгендә һәр ел саен халкыбыз өчен зур хезмәт күрсәткәт милли җанлы шәһәрдәшләребезне зурлау, олылау күркәм традициягә әйләнде. Яшь буын вәкилләрен нәкъ менә алар үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куя мондый күркәм чаралар. Бу ел исә "Алар - безнең горурлыгыбыз" дип аталган бәйрәм кичәсе Бөгелмә шәһәренең 235 еллык юбилее кысаларында...

Татар мәдәният үзәгендә һәр ел саен халкыбыз өчен зур хезмәт күрсәткәт милли җанлы шәһәрдәшләребезне зурлау, олылау күркәм традициягә әйләнде. Яшь буын вәкилләрен нәкъ менә алар үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куя мондый күркәм чаралар. Бу ел исә "Алар - безнең горурлыгыбыз" дип аталган бәйрәм кичәсе Бөгелмә шәһәренең 235 еллык юбилее кысаларында узды. Газетабыз битләрендә "Горурлыгыбыз" исеменә лаек булган якташларыбыз турында язмаларны бастыра башлыйбыз.

...И Бөгелмәм! Уңдырышлы төбәк,

Урман-кырың, холкың, фигылең.

Гасырларның язмасына керде

Зирәк, уңган халкың шөгыле.

Флюра Шәрипова,

"Моңсар" әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Кешеләрнең язмышы күкләрдә язылу хактыр ул. Әдәм баласы "Мин тегеләй итәм, болай итәм", - дип планнар корган була, хыяллар белән яши, ә язмыш дигәнең алдан ук тәкьдиреңә язылган юл буйлап сине үзе, җитәкләп, салмак кына алып бара да бара. Сүзебез - яшьлегендә математик булырга хыялланган кызның - безнең хезмәттәшебез, "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәренең тормыш юлы турында.

Тәкьдире аны ул берничек тә күз алдына китерә алмаган юлга алып кереп китә. Гомер юлдашы булырлык егетне - шигърият белән җенләнгән, илһамлы мизгелләрендә хыяллары белән күкләрдә очып, дәрьяларны колачлап йөзә торган филфак студенты Мәхтүмне очрата ул...

Әйе, әйе, сез инде сүзнең кем турында икәнен аңладыгыз. Әлфия Салих кызы Мостафина турында хикәябез. "Бөгелмә авазы" газетасының иң өлкән, иң мөлаем хезмәткәре - Әлфия апабыз турында.

1983 елның көзендә Мәхтүм Мостафин, хезмәт бурычлары сәбәпле, моңа кадәр ишетеп кенә белгән, һич таныш булмаган Бөгелмәгә килеп төшә. Урнаша торыйм, торак мәсәләсен кайгыртыйм дип үзе алдан китә ул, ә Әлфия ханым исә, декабрь аенда, куз ачкысыз буранда ике малаен (берсенә 5 яшь, икенчесенә 4 ай, ә өченче уллары Бөгелмәдә туа) күтәреп, бөтен булган әйберләрен төяп, юлга чыга. Самолетлары соңарып кына килеп җитә. Мәхтүм Мәхмутович инде аларны килмәсләр, самолетны җибәрмәгәннәрдер дип уйлый. Кайтыйм дигәндә генә күреп ала ул хәләлен.

Култык астына ике баласын кыстырган Әлфия апаның артыннан, зу-у-у-р бер төенчек тотып, солдат килә. Мәхтүм Мәхмүтович тиз генә бу төенчекне ала да, машинага таба китмәкче була. "Тукта, - ди Әлфия апа, - менә бу унбер солдатның һәрберсенең кулында ни дә булса бар, алар барысы да безнеке". Чыннан да, кайсында - төенчек, кайсында - төргәк, кайсында - чемодан... Аэропортта самолет көтеп торган солдатларны күргәч, Әлфия апа бер дә аптырап калмый, сержантларыннан сумкаларны күтәрешүләрен сорый. Менә шулай итеп, Бөгелмәгә Мостафиннар гаиләсе килеп төшә.

- Сез бит математика белеме алгансыз, шул юнәлештә ничә ел эшләгәнсез, ничек болай тел өлкәсенә кереп китәргә уйладыгыз? - дигән сорауга Әлфия апа болай дип җавап бирә:

- Ә мин уйламадым да, газетада корректор булып эшләүче Әлфинур Шәвәлиева декрет ялына китте, аның урынына кеше кирәк иде, мине вакытлыча, кеше тапканчы гына дип, эшкә чакырдылар. Шулай итеп, ике-өч атнага гына килгән җирдән, менә инде 32 ел "Бөгелмә авазы" газетасында хезмәт итәм.

Әлфия Мостафина күп еллар дәвамында редакциядә җаваплы сәркатип эшен башкарды. Ә хәзер ул хатлар бүлеген алып бара. Халык белән редакция арасында элемтә булу, бергә хәбәрләшеп эшләү, әлбәттә, газетабызны ямьле, күркәм итә. Әлфия апаның хатлар бүлегенә алып килгән яңалыгы да шул булды: ул укучылырдан килгән хәбәрләрне күзәтү буларак түгел, ә аерым мәкалә формасында бирә башлады. Алар хәзер - беренче биткә чыгарып була торган, көн кадагына суга торган хәбәрләр. Материалны бөтен килеш күрә белә Әлфия апа, һөнәри күзгә ия ул. Бүген Әлфия Мостафина редакциянең төп тоткаларыннан берсе. Рәсми төстә "Хатлар бүлеге мөдире" булып саналса да, чынлыкта, бар эшне дә булдыра торган бай тәҗрибәле белгеч ул.

"Алар безнең горурлыгыбыз" бәйрәм чарасында Әлфия апа Мостафина турында җирле телевидение төшергән фильм да күрсәтелде. Һәм, әлбәттә инде, Әлфия апабыз үзе дә сәхнәгә менде. Хезмәт дәверендә аңа, мөгаен, төрле дәрәҗәдәге кешеләрдән меңләп интервью алырга туры килгәндер. Ә бәйрәмдә исә Әлфия апаның үзеннән интервью алдылар. Алып баручы Эдуард Гафиятуллинның сорауларына җавап биреп, хезмәттәшебез тормыш, яшәеш турындагы уй-фикерләрен белдерде, өзелеп оныкларын яратуын әйтте, Мәхтүм Мостафин турындагы җылы хатирәләр белән уртаклашты.

Әлеге бәйрәм әңгәмәсеннән видеоязмабыз да бар. Аны сез газетабыз сайтыннан карый аласыз. Газетабызның алдагы саннарында "Алар - безнең горурлыгыбыз" дигән исемгә ия булган якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итәрбез.

Ә хезмәттәшебез Әлфия Мостафинаны тагын бер кат ихлас күңелдән әлеге мәртәбәле исем белән котлыйбыз. Горурлыгыбыз булып, бергә-бергә эшләргә язсын!

Сәхифәне Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: