Бөгелмә авазы

“Син бит минем бергенәм!” бәйгесендә җиңүчеләрне котлыйбыз һәм тиешле бүләкне алу өчен редакциядә көтеп калабыз

20 гыйнвар көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесе старт алган иде. Аңа кичә (12 февральдә) йомгак ясалды. Фотобәйгедә барлыгы 20 пар катнашты. Әйе, аларның һәрберсе җиңүгә лаек, ләкин конкурс шартлары буенча безнең җиңүчеләребез - бер генә пар булырга һәм аларга "Аристократ" ресторанында кичке ашка 2...

20 гыйнвар көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесе старт алган иде. Аңа кичә (12 февральдә) йомгак ясалды.

Фотобәйгедә барлыгы 20 пар катнашты. Әйе, аларның һәрберсе җиңүгә лаек, ләкин конкурс шартлары буенча безнең җиңүчеләребез - бер генә пар булырга һәм аларга "Аристократ" ресторанында кичке ашка 2 меңлек сертификат тапшырылырга тиеш иде. Ләкин, бәйгенең жюри әгъзалары киңәшләшкәннән соң, ике парны - Гөлнар белән Салават Хуҗиннарны һәм Эльвира белән Илдус Сәйфетдиновларны җиңүче дип танырга һәм аларга 1әр меңлек сертификатлар тапшырырга дип карар кылды. Яшь парларны котлыйбыз һәм "Аристократ" рестораны тәкъдим иткән кичке аш сертификатын алут өчен редакциядә көтеп калабыз.

Әйе, бәйге конкурсантларына тавыш бирү дәверендә шактый гына җанатарлардан "Конкурсантлар төрле программалар, роботлар ярдәмендә тавыш җыя, бу бит дөрес түгел", - дигән үпкә сүзләре дә ишетергә туры килде. Андый әйберләр белән очрашкан булмагач һәм безне төп офисыбызда - Казанның "Татмедиа" җәмгыятендә конкурсларны, тавыш бирүләрне шушындый формада үткәрергә өйрәткәнлектән, билгесезлектә калдык. Аптырагач: "Шундый программалар бармы, ничек эшлиләр алар?", - дип тәҗрибәле программистлар белән сөйләшеп тә карадык. Әйе, көн саен әллә күпме яңалыклар барлыкка килә торган заманда, алар бар икән. "Ләкин, алар реаль кешеләр яки робот "кулы" белән, акча түләп яки баллар ярдәмендә эшләнә һәм аның белән утырырга да шактый вакыт кирәк", - дип аңлаттылар безгә. Шуңа күрә кемнең ничек эшләве, нинди алымнар куллануы безгә мәгълүм түгел. Ул - һәркемнең намус эше. Ә киләчәктә, тавыш бирүләрне яңа, катлаулы формаларда үткәрәчәкбез, дип ышандырып калабыз.

Өйләренә газета алмаучыларга шунысын да искәртеп үтәсе килә, бәйгедә катнашкан парларның фотолары "Бөгелмә авазы" җирле басмасы битләрендә дөнья күрде.

Яңалыкларыбызны газетадан да, сайттан да күзәтеп барыгыз. Бик тиздән яңа конкурсыбызны игълан итәчәкбез!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: