Бөгелмә авазы

Шәһәребезнең лаеклы киләчәге

21 май көнне шәһәребезнең А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрының гүзәл бинасында сәләтле балалар слеты булып үтте. Чара традицион, ул, нигездә, уку елы тәмамланган чорда фән олимпиадаларында, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләүдән гыйбарәт.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Чара Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов чыгышы белән башланып китте. Ул яшь буынның каршылыклардан курыкмыйча, күркәм уңышларга ирешүенә чиксез шатланып, киләчәктә дә аларга сәламәтлек, тырышлык, куйган максатларына ирешүләрен теләде. Балаларга яхшы тәрбия, ныклы белем бирүләре өчен әти-әниләргә, укытучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәмдә лаеклылар берсе дә чит-тә калмады: табигать һәм математик юнәлештәге фән белгечләре, туган телләрен ныклап өйрәнүчеләр, хәрби-спорт өлкәсендә танылганнар, тормыш иминлеге нигезләре, физик культураны үз итүчеләр - барысы да сәхнә түрендә балкыдылар, үзләренең хөрмәтле укытучыларына чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Билгеле булганча, район күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә алдынгылар рәтен яулап бара. Үткән ел нәтиҗәләре буенча белем бирү сыйфаты ягыннан бөгелмәләр беренче унлыкка керделәр. 2013 елда кабат барлык фәннәрдән дә Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре - республикада иң яхшылардан. Моңардан тыш, үткән ел безнең район "Иң югары белем бирү сыйфаты өчен" һәм "Иң яхшы тәрбия эшен оештыру өчен" номинацияләрендә җиңү яулады. Шул рәвешле, 1 миллион сум кү-ләмендәге акчага сертификат, кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнгән.
Бүгенге көнгә шәһәр һәм район мәктәпләрендә 11 348 укучы белем ала. Агымдагы уку елында 251 укучы муниципаль, 48 укучы республика дәрәҗәсендә призлы урыннар яулаган. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Бөгелмә мәктәпләренең 3 укучысы югары бүләккә лаек булган...
Авыл мәктәпләрендә укучылар арасыннан Татар Димскәенең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлназ Ишмиева - татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы бүләкләнүчесе. Билгеле инде, бу Гөлназның беренче җиңүе генә түгел, ул 5 нче сыйныфтан алып, район күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашып килә. Туган авылы тарихына багышланган иҗади эше белән республикага да чыккан. Моңардан тыш, ул - мәдәният өлкәсендә якты янучы йолдыз да. Татар Димскәендәге бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми: Гөлназ - театр конкурсларында иң яхшы уйнаучылар исемлегендә, шигырь һәм җырга килгәндә дә аңа тиңнәр юк дияргә була. Мәктәптә оештырылган драма түгәрәгенең дә иң оста артистларының берсе ул. "Әлеге уңышларым өчен хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучым Сәрия Галләмо-вага һәм барлык укытучылар коллективына олы рәхмәтләремне җиткерәм. Зур уңышларга ирешүем - иң беренче чиратта, Сәрия апа тырышлыгы! Һәрвакыт янып-көеп, минем өчен кайгырып, көч биреп торды. Ул минем беренче укытучым да әле. Бәләкәйдән үк мин аның алтынга тиң киңәшләрен тыңлап үстем. Тагын бер көч чыганагым - әти-әнием һәм туганнарым. Җиңүгә юл салучы, минем белән бергә тырышучы, төннәрен йокламаучы Әниемә һәм Әтиемә саулык-сәламәтлек һәм бәхетле тормыш телим", - ди Гөлназ.
Әйе, уку елы тәмамланды. Укучыларны алда Бердәм дәүләт имтиханнары, югары уку йортлары һәм җәйге ял көтә. Нигә генә алынсагыз да, эшләрегез уң булсын, ә ялларыгыз күңелле үтсен, тынгы белмәс сәләт ияләре!
Рәсемдә: Гөлназ Ишмиева мәктәп директоры Илгизә Ибраева белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: