Бөгелмә авазы

Шәһәребезнең гүзәл почмагы

Парклар һәм скверларны төзекләндерү программасы нигезендә, Бөгелмәдә быел 11 паркка (республика күләмендә - 144) яңа сулыш өрәләр. Бу эш май аенда башланып китте һәм һәрбер объект подрядчылар кулына тапшырылды.

Агымдагы елның 14 августы көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге яңартылган паркны ачу тантанасында катнашты. Парк Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә торган Парклар һәм скверлар елы кысаларында реконструкцияләнде.
Әлеге программа нигезендә быел Татарстанда заманча төс алган 143 парк һәм сквер халык карамагына тапшырылачак. Шуларның 75е - яңа төзелә торганнары, ә 68ендә капиталь ремонт уза. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүленә. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы белән һәрбер проект шәһәр-районнарда яшәүчеләргә тәкъдим ителде, аның турында сөйләшүләр узды, халык фикере, шулай итеп, исәпкә алынды.
Бөгелмәбезнең Паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасына кертелгән Кызыл Армия урамындагы парк яңа төсмер алып бара. Биредә атна саен оештырылган шимбә өмәләренең нәтиҗәсе зур (анда ял көннәрендә һәр оешма хезмәткәрләре чыгып эшли), парк кипкән куак-агачлардан, чүп-чардан чистартылды. Бер сүз белән әйткәндә, көне-төне эш кайный дисәк тә, ялгышмабыз. Төзүчеләр биредә үз эшен инде бетергән дияргә була: сукмакларга асфальт, плитә салынган, паркның үзәк өлеше ясалган, 20гә якын өр-яңа эскәмия куелган, 30дан артык яктырткыч беркетелгән. Соңгысын "Стройэнергосервис" җәмгыяте урнаштыра. Бүгенге көндә романтик исемле "Парад планет" мәйданчыгын электр энергиясенә тоташтыру белән мәшгульләр. Җәмгыять директоры Владимир Лямзин сүзләренә караганда, парк күзгә күренеп үзгәрә. "Без яшь чакта биредә күңел ача идек, соңыннан бу парк ташландык хәлгә килеп, чытырманлыкка әйләнеп бетте. Хәзер, күрегез инде, парк аша үтүе генә дә күңелле. Яшьләргә ял итү өчен менә дигән урын барлыкка килде. Оныклар өчен шатланам, ял итәр урыннары була, шуңа күтәренке күңел белән эшлибез", - ди ул, шатлыгын яшермичә. Моннан тыш, паркта универсаль спорт, волейбол, футбол, кечкенә бөгелмәләр өчен уен мәйданчыклары урнаштырылачак. Бу эшне Казан шәһәреннән җәлеп ителгән подрядчы оешма башкара. "Уен-спорт формалары" заводы директоры Станислав Яковлев: "Эшне шушы көннәрдә тәмамлыйбыз инде. Безнең эшнең нәтиҗәсе масштаблы, бөгелмәләр аның кадерен белсен иде. Шул чагында парк озак еллар дәвамында күңелле һәм файдалы ял итү урыны булачак", - ди.
Исегезгә төшерәбез, Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, паркларны тәртипкә китерү өчен быел көч һәм акчаны кызганмаячакбыз дип, ел башында
ук әйтеп куйган иде. Һәм бу эш шунда ук тормышка да ашырыла башлады.
Әлеге республика программасына безнең Восточный, Подгорный, Петровка, Карабаш җирлегендәге, шәһәребезнең Салих Сәйдәшев урамындагы, Техника йорты, универмаг, поликлиника, 352 нче Орша укчы дивизиясе һәйкәле территориясе, Газинур Гафиятуллин урамы башындагы сквер һәм, алда әйткәнебезчә, Кызыл Армия урамындагы парк та керә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: