Бөгелмә авазы

Шәһәребез чиста һәм ямьле булсын!

Шәһәрдәшләребез Бөгелмә урамнарын кышкы кар астында яшеренеп яткан чүп-чардан арындыра башладылар: кичә агымдагы елның беренче чистарту өмәсе - "санитар пәнҗешәмбе" үтте.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Автор фотосы.
Ә. Шәвәлиева әзерләде.

Бөгелмәләр шәһәрне чистартуга керештеләр. Беренче өмәгә предприятие, учреждение һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, студентлар, мәктәп укучылары чыкты. Җирле хакимият җитәкчеләре һәм белгечләре дә туган шәһәребезне ямьләндерүгә үзләреннән өлеш кертте: иртән-иртүк көрәкләр белән коралланып, алар хакимият бинасы тирәсендәге карны тараттылар, территорияне җыештырдылар (рәсемдә).

Реклама

Бөгелмә муниципаль районында санитар-экологик ике айлык, бөтен Татарстан Республикасындагы кебек үк, 15 апрельдә старт алачак. Узган елларда традицион өмәләр 1 апрельдә башланып, 1 июньгә кадәр дәвам итә торган иде, быел исә бу чара бераз соңрак башлана: һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте.

Ике ай дәвам итә торган санитар чистарыну, кышкы чүп-чар һәм шакшылардан арыну дигән традицион чарада шәһәрдәге генә түгел, районыбыз территориясендәге барлык предприятие, учреждение һәм оешмаларның хезмәт коллективлары катнашачак. Быел шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне ачык-лау, аларны юк итү юнәлешендә дә эш оештырылачак. Шәһәр бакчалары, парклар, балалар мәйданчыклары, кешеләрнең күпләп ял итә торган урыннары, бакча ширкәтләре, хосусый торак секторы һәм производство бүлекчәләре территорияләре аерым контрольгә алыначак.
Быелгы беренче зур экологик өмә 20 апрельдә узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: