Бөгелмә авазы

Бөгелмәне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча

Шәһәрдәге яшел паркларны тоту, агач һәм куакларны яңарту, корыган агачларны чистарту, чәчәк түтәлләре бүлү һәм газоннарны булдыру белән "Чиста шәһәр - Бөгелмә" җәмгыяте шөгыльләнә. Агымдагы ел башыннан оешма теплицасында 462 000 төп чәчкә үсентесе үстерелгән, шушы көннәрдә аларның 80 меңнән артыгы шәһәр урамнарындагы клумбаларга утыртылган инде. Якын арада шәһәр чәчкәлекләрен...

Шәһәрдәге яшел паркларны тоту, агач һәм куакларны яңарту, корыган агачларны чистарту, чәчәк түтәлләре бүлү һәм газоннарны булдыру белән "Чиста шәһәр - Бөгелмә" җәмгыяте шөгыльләнә. Агымдагы ел башыннан оешма теплицасында 462 000 төп чәчкә үсентесе үстерелгән, шушы көннәрдә аларның 80 меңнән артыгы шәһәр урамнарындагы клумбаларга утыртылган инде. Якын арада шәһәр чәчкәлекләрен тагын 380 меңнән артык үсенте бизәячәк. "Чиста шәһәр" җәмгыятенең шәһәрне яшелләндерү участогы җитәкчесе Людмила Венкова район башлыгы Линар Закировка мөрәҗәгать итеп, шәһәрдәге чәчкә түтәлләрендәге җир катнашмасын яңартуда һәм бордюрлар куюда булышлык күрсәтүләрен үтенде. Чөнки чәчкәлекләрнең, юл кырыенда урнашуы сәбәпле, туфракның структурасы бозыла, ә аларга су сипкән очракта, су җир белән бергә кеше, машина йөри торган урыннарга агып чыга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: