Бөгелмә авазы

Шәһәр мэры “Төзелеш мохите” кысаларында Бөгелмәдә барган эшләрнең барышын тикшерде (+ФОТОЛАР)

“Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәдә барган эшләрнең барышын тикшереп чыкты.

“Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәдә

барган эшләрнең барышын тикшереп чыкты. Кайда нинди проблема бар,

нинди мәсьәләләрне чишәргә кирәк, боларның барысында эш барышында

җиткерергә мөмкин.

Карап чыгу маршрутын Линар Закиров “Яшьләр сарае”ннан башлап

җибәрде.

Биредә зур эшләр башкарыла, шуңа күрә җитди караш таләп ителә.

- “Яшьләр сарае”нда капиталь ремонт эшләре бар куәткә бара. Төп эшләр

инде төгәлләнеп килә, бүгенге көндә биредә бизәү эшләре башкарыла.

 Инде җәй азагына безнең яшьләр үзләренең сәләтләрен

биредә тулысынча ача һәм шул юнәлештә эш итә башлаячак дип өметләнәбез, –

диде шәһәр мэры Линар Закиров.

“Яшьләр сарае” белән бергә аның каршындагы скверны да төзекләндерергә

карар кылганнар иде.

Бүген биредә дә инде эшләрне башлап җибәргәннәр. Анда

әлегә ничәмә-ничә еллар яткан таш плитәләрне алу эшләре башкарыла.

Маршруттагы киләсе нокта “Сукырлар җәмгыяте” урнашкан бина булды.

Алар шәһәр башлыгына ремонт кирәк дип мөрәҗәгать иткән булган. Линар

Закиров аларның мөрәҗәгатен ишетеп, үзе бәяләп китәргә булган:

- “Сукырлар җәмгыяте” бинасы, чыннан да, ремонтка мохтаҗ. Алар

биредә бик күп вакытларын уздыралар, төрле чаралар, очрашулар оештыралар.

Без аларның мөрәҗәгатен кабул итеп алдык һәм ремонт ясарга сүз бирдек.

2018 ел Бөгелмәдә сәламәтлекне саклау елы. Шул уңайдан ремонт барган

медицина учреждениеләре дә – күз уңында.

Бу юлы шәһәр мэры тире венерология

диспансерында барган ремонтка бәя бирде:

- Биредә беренче катта поликлиника, икенчесендә – стационар. Беренче

катта барган эшләр белән танышып чыктык. Ремонт сыйфатлы башкарыла.

Кабинетларга заманча төсмер өстәлә. Барлык башкарылган эшләр медицина

өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын үстерер дигән фикердә калабыз.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Оксана Гайсина фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: