Бөгелмә авазы

Шигырь бәйрәме: Тукай язы килде җиһанга

Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен", - дигән мәшһүр Тукаебыз дөньяга килүгә быел 130 ел тулды. Әйе, кыска гына гомере эчендә милләт мәнфәгатен кайгырткан, аның бөеклеге өчен тырышкан, шул юлда җанын фида кылган Габдулла Тукайның даны бөтен җиһанда бүген. Тукай туган көн...

Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен", - дигән мәшһүр Тукаебыз дөньяга килүгә быел 130 ел тулды. Әйе, кыска гына гомере эчендә милләт мәнфәгатен кайгырткан, аның бөеклеге өчен тырышкан, шул юлда җанын фида кылган Габдулла Тукайның даны бөтен җиһанда бүген. Тукай туган көн - Шигырь бәйрәме моның ачык дәлиле булды.

Инде матур традициягә әвереледе, ел саен шәһәребезнең 2 нче лицее янында Тукай һәйкәле янында бәйрәм чаралары үткәрелә. Быел әлеге чара аеруча бер күтәренкелек белән узды. Ник дигәндә, бөек шагыйрьне бүләк иткән язлар быел 130 нчы мәртәбә килде. Тукай тууга 130 ел!

Бәйрәм тантанасында шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән укучы балалар, аларның остазлары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Җыелган халыкны бәйрәм уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Ризванова тәбрикләде. "Татар милләтенең бөек Тукае бар, шуның белән чиксез горурланабыз. Әле бүгенге көндә дә шагыйрь иҗатын ныклап торып өйрәнү дәвам итә, без белмәгән әсәрләре табыла, ачыклана. Мәшһүр Тукаебыз эшчәнлеген тикшерү дәвам итә. Әлеге эштә безнең шәһәр һәм районында укучылар да үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Мәсәлән, быелыг уку елында лицей-интернатта белем алучы Энҗе Садриева татар теленнән халыкара олимпиада да катнашып, мактаулы икенче урын яулаган. Аны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешер дип уйлыйбыз", - дип БМР башлыгы, шәһәр мэры имзалаган Рәхмәт хаты тапшырды. Аннан соң котлауларны җирле мәгариф идарәсе вәкиле Фәүзия Мәхмүтова дәвам итте. Балаларга Тукай телен өйрәнүдә уңышлар теләде. Шушы юлда бөек тукай кебек иҗтиһат итәргә өндәде.

Бөгелмә шәһәре һәм районында әдәби-иҗат белән шөгыльләнүчеләр исеменнән, "Моңсар" берләшмәсе җитәкчесе Флюра Шәрипова сөйләде. Шагыйрьнең әсәрләрен җыелганнар хозурына җиткерде. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге итеп мәшһүр Тукай шигырьләрен төрле: татарча, русча, төрекчә, чувашча, мордвача һәм инглиз телләрендә яңгыратуны әйтергә кирәктер. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрне тыңлау тамашачы күңеленә хуш килде.

Бәйрәм чарасында инде шулай ук матур традициягә әверелгән, "Бөгелмә авазы" газетасы битләрендә җирле мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелә торган "Энҗе бөртеге" конкурсына да йомгак ясалды. Газета мөхәррире Руслан Җәләев җиңүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды, бәйгенең иганәчесе "Балкыш" җәмгыяте генераль директоры Хәмзә Мотыйгуллин исә кыйммәтле бүләкләр бирде. "Энҗе бөртеге" булып быел проза номинациясендә: Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернатының 7 нче сыйныф укучысы Ислам Фазылҗанов (остазы - Резеда Зәйнуллина), Татар Димскәе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Флорида Нәбиуллина (остазы - Сәрия Галләмова), Бөгелмә шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Мансур Сөләйманов (остазы - Гөлназ Билалова) һәм Карабаш бистәсе 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Чулпан Әюпова (остазы - Эльмира Нуруллина) танылды.

Шигырь номинациясендә исә Бөгелмә шәһәре 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы Рамил Сафиуллин (остазы - Гөлнара Нивмәтуллина) һәм Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студенты Миләүшә Биккина (остазы - Фирая Каюмова) җиңүчеләр булды.

Шигърият бәйрәме инде халкыбызның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын күмәк башкару, мәшһүр шагыйрь һәйкәленә чәчкләр салу белән белән тәмамланды.

Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.

Фарһат Зәйнуллин фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: