Бөгелмә авазы

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм

Авыл хуҗалыгы сәнәгате ул нефть тә, газ да түгел - җир астыннан чыгып тормый. Нәтиҗә булсын дисәң, тир түгеп эшләргә кирәк. Чыннан да, шәхси хуҗалык тотучыларның байлыгы -- үз кулларында, төпле характерда һәм җир хуҗасы булырга теләгән омтылышта. Кеше шушы сыйфатларга ия булганда гына аның фермерлык эше туктап калмаячак. Ләкин...

Шуны күздә тотып, быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән, ике яңа программаны гамәлгә кертте. Әлеге проект кысаларында, үз эшен булдырырга теләгән һәркем ферма төзү һәм сыерлар сатып алу өчен матди ярдәм ала ала. Мини-ферма төзү өчен 300 мең сумлык смета төзү мөһим. Шуның 200 мең сумын дәүләт субсидия формасында кайтарып бирәчәк. Икенчесе буенча: сатып алынган бер сыер башына 15 мең сум субсидия бирелә.

Әлеге яңалыклар Бөгелмә районында яшәүче бик күпләрне кызыксындыра икән. Шуны күздә тотып, җирле авыл хуҗалыгы идарәсе алар өчен җыелышлар уздыра. Аның беренчесе ферма төзергә теләүчеләр өчен узды багышланды. Бу эшкә 3 савым сыеры булган шәхси хуҗалыклар алына ала, дип аңлата белгечләр. Андыйлар районда -- 25 кешедән артык.

Мөгезле эре терлек алырга теләүчеләр аеруча күп. Аларның саны 40ка якын. "Бу нәтиҗә ясау өчен соңгы саннар түгел әле, халык яңа программаларны төптән өйрәнсә, аларның саны тагын да артыр дип өметләнәбез. Чөнки программалар, чыннан да, отышлы. Безнең белән ышанычлы банклар эшли, димәк, теләк белдерүчеләр субсидияне бик тиз арада ала алачак", -- ди Бөгелмә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә әлеге темаларга багышланган җыелышларны атна саен уздырырга ниятлиләр. Биредә шәхси хуҗалык тотучылар яңа программаларны тормышка ашыру юллары белән таныша, документлар җыю нечкәлекләрен өйрәнә алачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: