Бөгелмә авазы

Кулланучы шатлыгы – тырышлык нәтиҗәсе

Кичә Кулланучылар хокукларын яклау көне иде. Бу эш белән бездә "Роспотребнадзор" федераль хезмәте ТР идарәсе Бөгелмә муниципаль районы территориаль бүлеге шөгыльләнә.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Ләйсән Вилданова фотосы.

Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - гражданнарның шикаятьлә-ре, дәүләт һәм иҗтимагый органнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Узган 2011 елда гына да төрледән-төрле 137 мө-рәҗәгать каралган. Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсендәге хилафлыкларга карый, бигрәк тә кесә телефоны, компьютер, телевизор кебек катлаулы-техник әйберләрнең сыйфатыннан зарланучылар күп. Гаризаларның 60 проценттан артыгы кулланучылар файдасына хәл ителде.

Бүлеккә язмача гына түгел, телдән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Һәр сорауга белгечләр тәфсилле аңлатма бирәләр. Узган ел андыйлар саны 200дән артык булды. Иң еш яңгыра-ган сораулар торак-коммуналь хезмәтләренә түләү, аларны исәпләү тәртибе турында иде. Сәүдәгә кагылганнары да аз түгел. Иң ачык мисалларның берсе - гражданка К. аяк киемнәре кибетендә модельле туфли ала, әмма өенә кайтып киеп карагач, аның калыбы уңайлы булмавын аңлый, шуңа күрә туфли аягын кыса. Кибеткә кире тотып баргач, аңа акчасын кайтарып бирүдән баш тарталар, башкага алыштырып алырга кушалар. Әмма ханыма ошардай башка аяк киеме табылмый. Безнең бүлектә К.га 14 көн эчендә товарны, чыннан да, алыштырырга, әгәр кулае юк икән, акчасын кире таләп итәргә хокуклы булуын аңлаттылар. Әлбәттә, түләгән чек сакланган һәм товарның тышкы кыяфәте бозылмаган булырга тиеш.

Тагын бер мисал. Ш. сатып алган DVD-плеер гарантия срогы чыкканчы ук ватылган. Кибеттә аңа товарны алыштырып бирүдән баш тарталар, бары тик ремонтларга тәкъдим итәләр. Территориаль бүлек белгече ярдәме белән бу эш тә уңай хәл ителде.

Сатып алган товарында кимчелек күрсә, сатып алучы аны алыштыруны, ремонтлауны сорарга, яисә акчасын кайтарып бирүне таләп итәргә хаклы. Сатучы исә сыйфатсыз товарны алыштырып бирергә тиеш. Шуңа кагылышлы сорау белән быел бүлеккә 11 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Бигрәк тә базардан алган аяк киемнәренең сыйфатсызлыгыннан зарланучылар күп. Сатучылар гарантия срогын бик кыска куя, ә кеше хәтта гарантия срогы беткәннән соң да үзенең дәгъва белдерергә хокуклы икәнен белми, бу "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законында язылган. Күп очракта кулланучы мәнфәгатьләрен яклап чыгып була, шулай да базарда әйбер алганда үзегезнең дә уяу булуыгыз кирәк: товарны җентекләп карап, гарантия срогын белеп, товар чегын сорап алырга кирәк. Шуннан башка сатучыга, товарны нәкъ менә аннан алганлыкны раслап, дәгъва белдерү кыен.

Шикаятьләр, гаризалар тикшерүдән тыш, территориаль бүлек кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге РФ Законна-рының үтәлешенә дә контрольлек итәләр. Бу җәһәттән узган елда 106 чара үткәрелде. Тикшерүләр барышында күмәртәләп һәм күпләп сату, җәмәгать тукла-нуы, ТКХ һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең башка өлкәләрендә закон бозуның 150дән артык оч-рагы ачыкланды, гаеплеләрдән барлыгы 262 мең сумнан артык штраф түләтелде.

Исегезгә төшерәбез: Бөгелмә районында һәм шәһәрендә яшәүчеләр, кулланучы буларак үз хокукларын яклауны сорап, 4-16-07 телефоны аша мөрә-җәгать итә алалар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: