Бөгелмә авазы

Сезнең каһарманлык – үлемсез

Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн - горур күкрәкләрдә Орден-медальләрне чыңлатып. Быел, 9 Май көнне совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 69 еллыгын бәйрәм иттек. Үзе үк бер кеше гомере булып саналырлык вакыт узган булса да, нәкъ 1945 елның язындагыча, йөзләрдә - бәйрәм шатлыгы,...

Җиңү килде
җирне нурга күмеп,
Шатлык белән
күзне чылатып.
Килде ул көн -
горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Быел, 9 Май көнне совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 69 еллыгын бәйрәм иттек. Үзе үк бер кеше гомере булып саналырлык вакыт узган булса да, нәкъ 1945 елның язындагыча, йөзләрдә - бәйрәм шатлыгы, күзләрдә - сагыш тамчысы, күңелләрдә - югалту ачысы.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор һәм Руслан Йосыпов фотолары.
2014 елның Җиңү көне таңы аяз күккә күтәрелгән кояш нурларының иркәләве белән башланды. Өлкән, урта, яшь буын вәкилләре генә түгел, табигать тә бәйрәм итте бу көнне, татар илендә зур бәйрәм тантанасын хуплап чыккан кояш нурлары ил батырларын тамаша кылып хозурланды. Бу көннең иң олы кунаклары - ветераннар бәйрәм костюмнарына, күлмәкләренә орден-медальләр такты, нәни балаларча дулкынланды, ул дәһшәтле сугыш елларын, илгә Җиңү алып килгән май иртәсен күз алдыннан кичереп, хатирәләрен яңартты.
Район һәм шәһәр, оешма-предприятиеләр җитәкчелеге, ветераннар Бөек Җиңү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларны Кызыл Армия урамындагы сугыш елларында яралардан үлгән сугышчылар зиратында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башлады.
Алга таба 352 нче укчы дивизия хөрмәтенә корылган стела янында, соңрак, Мәңгелек дан мемориалы янында Хәтер митингы үтте. Алып баручылар, тетрәндергеч аһәңле тавыш белән шәһит киткәннәрне искә алып, бер минут тынлык игълан итте. Зур венокны мемориалга район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касймов һәм ветераннар советы рәисе Камил Солтанов салды. Аларга районның башкарма комитете җитәкчесе Ленар Закиров һәм районыбыз кунаклары, ТР хөкүмәте вәкиле, РФ буенча ТР Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, хәрби фәннәр академиясе профессоры, Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины Вячеслав Мелешко кушылды.
Батырлык турында
Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш елында
Син күрсәттең нинди батырлык?
Син бастыңмы сафка кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда.
Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өметкә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.
Коткарырмы ялыну, елаулар,
Тоткын итсә дошман йөрәкне?
Буа алмас ләкин богаулар
Кылыч йөртә белгән беләкне!
Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
/Муса ҖӘЛИЛ/.
Май - илебезгә азатлык бүләк иткән ай. Ничәмә-ничә йөз меңләгән гомерләрне өзгән, аналарны - тол, балаларны әтисез калдырган җан өшеткеч сугыш хатирәләре һәрвакыт истә. Бөгелмәдән генә дә бит кулына корал тота алырлык 14 844 ул һәм кыз сугыш кырларында, партизан отрядларында көрәшкән. 4 475 якташыбыз яу кырында мәңгегә ятып калган...
Сәгать 10да бәйрәмнең төп өлеше башланды. Һәрбарча халык үзәк мәйданга - "Вновь юность, май и сорок пятый" дип исемләнгән театральләштерелгән истәлек митинг-концертын карарга җыелды. Биредә бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры
И. Касыймов, ТР хөкүмәте вәкиле, РФ буенча ТР Пенсия фонды бүлеге идарәчесе М. Имамов, сугыш ветераны, Курск Дугасы бәрелешләрендә катнашкан батыр, районның Почетлы гражданины Х. Шафиков, Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмә шәһәренең Почетлы гражданины В. Мелешко чыкты. Алар сугыш кырында олы батырлыклар күрсәткән якташларын искә алдылар һәм каһарманлыкларын бервакытта да хәтердән чыгармаска чакырдылар.
Драма театры һәм шәһәрнең башка иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт беребезне дә битараф калдырмады. Якташларыбызның, килгән кунакларның һәрберсенең кулында - кулъяулык. Чөнки программа үзе үк күз яшьләренә корылган: 1941 елның 22 июнь иртәсе, искиткеч матур хыял-өметләргә төренгән Бөгелмә яшьләре... Һәм... каһәр суккан сугыш. Ветераннар күңелендә явыз сугыш җимергән хыяллар, өзелгән өметләр, өзгәләнгән язмышлар, югалтулар, сагыш тулы сагынычлы хатлар хатирәсе яңаргандыр, Җиңү язының шатлыклы бөреләре уянгандыр. 1945 елның язы китергән бәйрәмнең яңа буын өчен никадәр мөһим, аларның үзләрен аямыйча көрәшүләре эзсез югалмаган, геройлыклары һәркемгә үрнәк икәнен әледән-әле искәртеп тору батырларыбызга көч, яшәү дәрте өстәгәндер.
Хәтер митингы барыбызның да күңелендә сагыш уятса да, башларын югары күтәргән, шат йөзле горур яшьләрнең бер ритмда, бер тизлектә марш атлауларын сокланып карадык. "Үлемсез полк" акциясе кысаларында яшьләр колонналарга тезелеп, кулларына немец-фашист илбасарлары белән көрәштә гомерләрен биргән якташларыбызның фотографияләрен күтәреп үттеләр. Парадта катнашучы уңган-булган укучылар, студентларның кигән киемнәре күз явын алырлык, үзләре исә сайлап куелган диярсең, барысы да чибәрләр, зифа гәүдәлеләр, күзләрендә - очкыннар, адымнарында - рух ныклыгы. Күренеп тора, яшь буын көчле булып үсә. Тик фронтовик-ветераннарга сугышта түгел, ә тыныч тормышта алмаш булсын иде алар. 1945 елдагы ачы, кайгылы, фаҗигале Җиңү шатлыгын да кабат та-тырга язмасын. Сугышлар бары тарихта гына калсын иде.
Бәйрәм "Бугульминская газета" бүләгенә йөгерү ярышлары, соңрак "Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный" программасы, балалар паркында ачык һава-да тематик кино күрсәтү белән дәвам итте. Кичен бөгелмәләрне һәм шәһәребез кунакларын үзәк мәйданда "Моя весна - моя Победа!" концерты һәм бәйрәм фейерверкы көтә иде.
Чаралар бик матур үтте: ветераннар рәхәтләнеп аралаштылар, ул ачы сугыш дәверен, хезмәт елларындагы истәлекләрен яңарттылар, бергәләшеп фотога төштеләр, тәэсирләнеп-тәэсирләнеп, кичерешләре белән уртаклаштылар, истәлекләрен барлап, һәрбер кү-ренешкә дә үз фикерләрен җиткерергә ашыктылар.
Ветераннарның рух ныклыгы һәм киләчәккә ышаныч белән караулары - безнең өчен үрнәк. Аларның саны елдан-ел кимүен онытмаска кирәк, бүгенге көндә зур хөрмәт күрсәтү безнең иң әһәмиятле бурычларыбызның берсе булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: