Бөгелмә авазы

Сез – җылылык һәм яктылык бирүчеләр

* 1 декабрь - Энергетиклар көне Хөрмәтле хезмәттәшләр, энергетика тармагы хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезнең һәммәгезне дә һөнәри бәйрәм - Энергетиклар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Энергетиклар көне - үз гомерләрен гаять авыр, әмма бик тә җаваплы эшкә - кешеләрне җылылык һәм яктылык белән тәэмин итүгә багышлаган кешеләрнең бәйрәме ул. Бу игелекле эштә үзеңнең дә өлешең бар икәнен аңлап, төрле хисләр кичерәсең: бездән алда эшләп киткәннәргә карата тирән ихтирам да, бүген тырыш хезмәтләре белән илне тотучыларга рәхмәт тә, үткәннәр белән горурлану да, киләчәк өчен җаваплылык хисе дә тула күңелгә.
Бөгелмә энергетиклары алдында торган бурычларның беркайчан да җиңел булганы юк. Үз тарихының беренче көннәреннән үк предприятиегә зур масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга, алга таба бик тә тиз темплар белән бара торган тотрыклы икътисади үсешне, сәнәгатьтә көндәшлеккә сәләтне үстерүне, эшлекле активлыкны тәэмин итәргә туры килде.
Сезнең эшкә, хөрмәтле энергетиклар, шәһәрдәшләребез өчен уңай шартлар, предприятие һәм учреждениеләрнең өзеклексез эшләве турыдан-туры бәйләнгән. Бөгелмә энергетиклары ирешкән казанышларның төп өлеше һәрвакыт кешеләр булды. Алар - үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән профессионаллар, намуслы һәм фидакарь хезмәт ияләре. Һичбер шик юк, андый кадрлары булганда, Бөгелмә районы энергетиклары алга таба да тотрыклы эшләячәк, барлык якташларның имин тормышы хакына ышанычлы адымнар белән үсеш алачак.
Мин сезгә чын күңелдән хезмәттә яңа казанышлар, Татарстан Республикасы икътисадының чәчәк атуы хакына билгеләгән план-ниятләрегезнең
эзлекле һәм уңышлы рәвештә тормышка аша баруын телим.
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
ТР Дәүләт Советы депутаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: