Бөгелмә авазы

Үсеш юлында – сәламәтлекне кайгырту

Сәламәтлек саклау сферасы - җәмгыятьнең үсеш күрсәткече ул. Республика, ил өчен иң зур байлык - ул кеше, ә кеше өчен зур байлык - сәламәтлек. Шуңа күрә дә Татарстанда әлеге өлкәгә зур әһәмият бирелә. Бу турыда Бөгелмә үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре, ә соңыннан шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге белән узган очрашуда ТР...

Сәламәтлек саклау сферасы - җәмгыятьнең үсеш күрсәткече ул. Республика, ил өчен иң зур байлык - ул кеше, ә кеше өчен зур байлык - сәламәтлек. Шуңа күрә дә Татарстанда әлеге өлкәгә зур әһәмият бирелә. Бу турыда Бөгелмә үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре, ә соңыннан шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге белән узган очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры, Бөгелмә муниципаль районы кураторы Адел Вафин сөйләде. Эшлекле сәфәрдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Гомумроссия "Халык фронты" башкарма комитетының региональ җитәкчесе Равил Хөснуллин катнаштылар.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров кунакларны компьютер томографиясе кабинеты белән таныштырды. Адел Вафин исә Бөгелмә сәламәтлек саклау сферасында дәүләт программаларының гына түгел, ә югары технологияле медицинага юнәлдерелгән, инвесторлар белән дәүләтнең кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итүен чагылдырган хосусый-дәүләт программасының да тормышка ашырылуы хакында җиткерде. Ачык мисал - заманча магнит-резонанс томографиясе үзәге ачылу.

- Зур үсешләр, зур ачышлар заманында медицина да бер урында тормый. Бүген республикабыз халкын югары технологияле медицина белән шаккатырып булмый. Һәм, яшермичә, мактанмыйча әйтәм, илнең бик күп өлкә-республикалары Татарстанга сокланып, кызыгып карый.

Һәр елны 21 меңнән артык татарстанлы югары технологияле медицина хезмәте ала. Көньяк-көнчыгыш районнарга заманча ярдәм күрсәтүче зональ үзәк булып торучы Әлмәт шәһәрендәге "Татнефть" ААҖ медсанчасте узган елда 870 кешегә коронар стентлаштыру ясалган. Бөгелмәлеләргә исә һәр өч көн саен диярлек, ягъни якынча 100ләп кешегә сәламәтлекләрен, гомерләрен саклап калырдай оператив ярдәм күрсәтелгән. Тиздән күрше шәһәрдә Нурланыш терапиясе региональ үзәге төзеләчәк. Казанда исә йөкле ханымнарга өченче дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәтәчәк Перинаталь үзәк сафка басачак. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм очрашуда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Гомумроссия "Халык фронты" башкарма комитетының региональ җитәкчесе Равил Хөснуллин искәрткәнчә, әлеге һәм алга максат итеп куелган бик күп проектлар, инвестицион программалар - болар республика җитәкчелегенең үз өстенә алган үсеш юлын билгеләүче курсыннан, җөмһүрият халкы мәнфәгатен кайгыртып эшләүне күздә тоткан җаваплылыктан тора.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: