Бөгелмә авазы

Сентябрь ярминкәләре

Көзге муллык, ниһаять, басу-кырлардан, бакча түтәлләреннән сату мәйданнарына күчте - Алтын көз ярминкәләре башланды.

Раилә Хафизова.
Руслан Йосыпов фотосы.
Халык уңайлыгы өчен ярминкәләр ике мәйданда: Ленин урамындагы үзәк мәйданда һәм Чайковский урамындагы 6 нчы йорт яны мәйданында оештырылды.
Уңайлы чатырлар эченә тезелгән сату рәтләрендә өлгерлек белән халык кулланышы товарлары, кул эшләнмәләре, районыбызның шәхси һәм күмәк хуҗалыклары җитештергән югары сыйфатлы, тәмле һәм саф азык-төлек тәкъдим ителде. "Зеленая Роща" сөт ризыкларын, Бөгелмә сөт комбинаты сырларын һәм ак маен, Бөгелмә тегермәнендә тарттырылган он һәм карабодайны халык аеруча яратып алды. Авыл җирлекләрендә эшләгән шәх-си хуҗалыклар да, зур ассортимент белән кош һәм тана ите, кәбестә, бәрәңге, суган һәм кишер китереп, сатып алучыларга сайлап алу мөмкинлеген булдырды. Шул сәбәпле, ярминкә төрле яклап халыкның ихлас рәхмәтенә лаек булды: товарларның кулай бәясе, сыйфатлы булуы һәм сайлау рәхәте - болар-
ның барысы да кышка керер алдыннан хәстәрлек хафасы белән йөргән хуҗа һәм хуҗабикәләр күңеленә аеруча хуш иде.
Якын-тирә авыллардан махсус килгән кулланучыларны яшь кош-корт һәм тарттырылган бодай кызыксындырды. "Бердәм Россия" партиясенең яшьләр оешмасы, өлкән яшьтәгеләргә аерым шәфкать күрсәтеп, авырайган капчыкларны машинага, хәтта өйгә хәтле илтеп куярга алынды. Район мәдәният йорты артистлары сату-алу ыгы-зыгысын шаян сүз, җыр һәм бию белән бизәде.
Тәүге ярминкә китергән кертем 2 миллион сумнан артты. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов дүшәмбе көнне үткәрелгән кече киңәшмәдә башкарылган эшне уңай яктан йомгаклады һәм, шәһәр халкының ярминкәләрне көтеп алуын ассызыклап, бу атнада ае-
рым оешканлык һәм җаваплылык хисе күрсәтергә чакырды, чөнки киләсе якшәмбе - 14 сентябрьдә көзге муллык ярминкәләре шәһәребезнең дүрт мәйданында оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: