Бөгелмә авазы

Сайлау нәтиҗәләре

14 сентябрь көнне Татарстан Республикасы V чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайланды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Марина Колесникова фотосы.
Үткән якшәмбе илебезнең төрле төбәкләрендә бердәм сайлау көне буларак билгеләнде. Татарстан халкы исә бу көнне республика парламентына депутатлар сайлады. Үткән сайлаулар халыкның респуб-лика сәяси тормышына битараф булмавын тагын бер кат дәлилләде: тавыш бирү учас-токларына 80,88 процент кеше килгән булып чыкты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Единая Россия" өчен тавыш бирүчеләр саны 84,26 процент тәшкил иткән. "Справедливая Россия" - 3,63; "Родная партия РТ" - 0,57; ЛДПР - 2,41; КПРФ - 5,53; "Родина" - 0,44; "Коммунисты России" 2,4 процент тавыш җыйганнар.
Бөгелмә шәһәрендә сайлау хокукы булганнарның 83,6 проценты /56 228 кеше/ үз гражданлык бурычын үтәгән. Шуларның 80,88 проценты "Единая Россия" өчен тавыш биргән. "Справедливая Россия" - 1,98; "Родная партия РТ" - 0,44; ЛДПР - 2,79; КПРФ - 7,09; "Родина" - 0,60; "Коммунисты России" 5,65 процент тавыш җыйганнар. Бер мандатлы 32 нче сайлау округында сайлаучыларның 77,94 процент /43 410 кеше/ яклавын тапкан Рифнур Хәйдәр улы Сөләйманов ТР V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булып сайланган.
Бөгелмә районында халыкның сайлау активлыгы бик югары - 98,36 процент. 16 444 кеше сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычын үтәгән. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Единая Россия" өчен сайлаучыларның 88,06 проценты /14 464 кеше/ тавыш биргән. "Справедливая Россия" - 1,20; "Родная партия РТ" - 0,42; ЛДПР - 2,17; КПРФ - 6,79; "Родина" - 0,40; "Коммунисты России" 0,75 процент тавыш җыйганнар. Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы 33 нче сайлау округында Ирек Фәрит улы Салихов халык ышанычын казанган. Аның өчен 92,52 процент сайлаучы /15 194 кеше/ тавыш биргән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы V чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов әйдәгән "Единая Россия" партиясе ышанычлы җиңүгә иреште. 100 урынлы депутатлар корпусының 83 мандаты - алар кулында.
Яңа сайланган депутатлар сайлау алды агитациясе вакытындагы "Иң мөһиме - халык ышанычы" шигарен алга куеп, шул сүзләрне тормышка ашырырлар, халык мәнфәгатен кайгыртып эшләрләр дигән ышаныч зур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: