Бөгелмә авазы

Салым инспекциясендә – Ачык ишекләр көне

Илебезнең барлык салым хезмәте инспекцияләрендә кебек РФнең Татарстан Республикасы буенча 17 нче Бөгелмә районара салым хезмәте инспекциясе дә 2014 елның 14 - 15 март көннәрендә салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрде.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Күптәннән килгән матур традиция буенча, әлеге чара кысаларында, теләге булган һәркем бу көннәрдә салым закончалыгы, 2013 елның декларация кампаниясе хакында тулырак белде, физик затларның керемнәренә (НДФЛ) салым буенча декларация тутыруга практик күрсәтмәләр һәм онлайн-сервис, "Физик затларның шәхси кабинеты" белән танышты, гомумән, салым түләүчеләр, инспекциянең белгеч-хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, үзләрен кызыксындырган барлык төр сорауларга тулы җавап алдылар.
"Ачык ишекләр көнен бөгелмәләр бик хуплап кабул иттеләр, - ди салым инспекциясенең физик затлар белән эшләү бүлеге баш дәүләт инспекторы Надежда Хәерова мондый чараның вакытлы уздырылуын һәм халык өчен бик тә кирәкле гамәл икәнлеген ассызыклап. - Бүгенге көндә салым инспекциясе хезмәткәрлә-ре 2013 ел өчен физик затларга аларның керемнәренә (НДФЛ) салым буенча декларация тутыруда ярдәм күрсәтәләр. Әлеге мәсьәләләр буенча соравы булган кешеләр бу ике көндә белгечләрдән җентекле җавап ала алалар".
Бирегә килгән клиентлардан да сорашам. Энҗе Салават кызы Идиятуллина керемнәре буенча декларация тутыруда ярдәм сорап килгән. "Мин даими төстә компьютерда "шәхси кабинет"ка кереп, салымнар буенча бурычларымны тикшерәм, бу өлкәдәге яңалыклар белән дә һәрчак танышып барырга тырышам. Менә бүген дә кызлардан үземә кирәк булган барлык мәгълүматларны да алдым, сорауларыма төгәл һәм аңлаешлы җаваплар бирделәр", - ди ул. 14 һәм 15 мартта бирегә килгән бөгелмәләргә, шунда ук кирәкле документларны тутырып, НДФЛ буенча салым декларациясе тапшыру мөмкин-леге тудырылды һәм алар салымнар буенча бурычлары бармы-юкмы икәнлеген дә тикшерделәр.
Исегезгә төшерәбез: түбәндәге категория физик затлар, үзләренең керемнәре турында исәп-хисап ясап, З-НДФЛ формасы буенча декларация тутырырга тиешләр:
- шәхси эшмәкәр булып теркәлгән һәм салымнар салуның гомуми системасын кулланган физик затлар;
- адвокат кабинеты булдырган хосусый нотариуслар һәм адвокатлар шул эшчәнлектән алынган керемгә;
- найм, яисә теләсә нинди милек арендасы килешүен дә кертеп, гражданлык-хокукый характердагы килешү нигезендә, салым агентлары булмаган физик затлардан хезмәт күрсәткән, башкарылган эш өчен бүләкләү алган гражданнар;
- кимендә 3 ел хосусый милек булып саналган милекне сатудан керем алган физик затлар;
- кыйммәтле кәгазьләрне сатудан керем алган физик затлар;
- РФ чикләреннән тыш булган чыганаклардан керем алган РФ салым ре-зидентлары - физик затлар;
- салым агентларыннан керем (әгәр дә аңардан салым алынмаган булса) алган физик затлар;
- тотализатор, яисә башка комарлы уеннарны оештыручылардан отыш алган физик затлар;
- варислар, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә, шулай ук уйлап табулар, файдалы модельләр, сәнәгать үрнәкләре авторлары сыйфатында бүләкләү алган физик затлар;
- бүләкләү тәртибендә акчалата һәм натураль формада керем алган физик затлар (гаилә әгъзалары һәм якын туганнарыннан тыш).
2013 ел керемнәре өчен декларация 2014 елның 30 апреленә кадәр тапшырылырга тиеш. Салым декларация-се формасы (З-НДФЛ) Россия федераль салым хезмәте приказы белән (10.11.2011 ел, № ММВ-7-3/760@) расланган һәм аны тутыру тәртибе белән федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (www.nalog.ru) танышырга була. "Декларация 2013" прог раммасы сезгә керемнәрегезнең дек-ларациясен хаталарсыз һәм тизрәк тапшырырга ярдәм итәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: