Бөгелмә авазы

Саклыйк, яклыйк балаларны!

Халыкара балаларны яклау көне - 1950 елдан башлап, ел саен 1 июнь көнне билгеләп үтелә торган көн. Искәрәсезме, еллар узып, саклан-маган, якланмаган, ташланган бала-ларның артканнан-арта баруы олыгайган саен күңелдә рәнҗү хисләре уята. "Ник дип җанварларда булган җа-ваплылык, тугрылык хисе адәм балаларында юк соң?" - дип өзгәләнә, әрни йөрәкләр. Бүген инде,...

Халыкара балаларны яклау көне - 1950 елдан башлап, ел саен 1 июнь көнне билгеләп үтелә торган көн.
Искәрәсезме, еллар узып, саклан-маган, якланмаган, ташланган бала-ларның артканнан-арта баруы олыгайган саен күңелдә рәнҗү хисләре уята. "Ник дип җанварларда булган җа-ваплылык, тугрылык хисе адәм балаларында юк соң?" - дип өзгәләнә, әрни йөрәкләр. Бүген инде, кайчандыр балачагыбызда чыбык тотып, сап-сары томшыклы чебиләрне яклаган кебек, рәнҗетелгән, кимсетелгән, ташланган, кыйналган сабыйларны яклыйсы килә.
Трибунадан торып, "Балалар - гөл-ләребез" дип, купшы сүзләр әйтергә яратабыз. Бик дөрес, ничек тәрбия кылуыбызга карап, гөлләребез дә шулай
үсә, чәчәк ата яки сула, гарипләнә.
Ә бит тәрбиянең нигезе гаиләдә салына. Алтыдагы - алтмышка, ди халык мәкале. Балачакта алган күнекмәләр, гадәтләр, мәхәббәт адәм баласын гомер буе озата бара.
Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә, һәр сабый үз бәхете белән тусын, һәр
бала әти-әнисе кочагында үссен. Нарасыйлар өлкәннәр тарафыннан һәр-вакыт игътибар, кайгырту, ярату, аң-
лау, җылылык, наз тоеп яшәсен. Яшь буын буш вакытын нәтиҗәле үткәрсен, үзенә файдалы шөгыль тапсын.
Тәрбия ялгышларны гафу итми. Ялгышмасак иде. Кабатлап әйтәм, бер нәрсәне онытмыйк: бала дөньяга бә-
хет өчен туа. Саклыйк, яклыйк без аларны! Бер көндә - Халыкара балалар-
ны яклау көнендә генә түгел, һәрдаим, һәр көнне!
Язмамны шагыйрә Наилә Әюпова-ның Балалар көненә багышлап язган шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Нинди бәхет җирдә сөеп яшәү,
Нинди бәхет сөеп, сөелү,
Хисләр өермәсе, буранында
Үз якының өчен көенү.

Куанычым, юанычым диеп,
Нинди бәхет сөю балаңны,
Нинди бәхет картлык көннәреңдә
Тәрбияләү газиз анаңны.

Нинди бәхет - бар мәшәкатьләрем,
Яшәү чыганагым - балалар,
Балалардан гына җир яңара,
Нур, сафлыкка төренә далалар.

Балаларда, фәкать балаларда -
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай-кояшы,
Бар өмете дөнья, җиремнең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: