Бөгелмә авазы

Сагынып көттек ел буе

2013 елны каршылаган тылсымлы мизгелләрдә без өйләребез түренә мәңге яшел чыршылар куябыз, өмет белән йолдызларга багабыз, "Котлы булсын Яңа ел!" дип, елларның матур килүен телибез.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

22 декабрьдә кышкы торгынлык чоры иң караңгы ноктасына җитә, шуннан соң яңа кояш туа һәм көннәр акрын-акрын озая, яктыра башлый. Җиһанның без яшәгән төньяк яртысы әкренләп язга, яшеллеккә таба борыла. Шушы чорда Яңа ел бәйрәмен үткәрәбез. Бу бәйрәм самими балачак хатирәләрен уята, шул бәхетле чаклардагы кебек, Кыш бабайның капчык тулы бүләкләрен көттерә.

Мондый могҗизаи бәйрәмне үткәргәндә, әлбәттә, кешеләрнең хәләл ризык белән туклануы, һәртөрле яман уйлардан тыелып торуы мөһим. Чү, бала! Табигать бишегендә шулкадәр хәлиткеч үзгәрешләр барганда, яман гадәтләргә бирелергә ярыймы соң?! Чынлыкта, бу бәйрәмнең асылында шундый олы, тәрбияви әһәмияткә ия халык педагогикасы ята. Һәм шул тирән мәгънәсе белән безгә кадерле ул.

Шәһәребезнең үзәк мәйданында ыгы-зыгы - һәр оешма аны бизәүгә үзеннән өлеш кертергә ашыга. Бу оешмаларның исемнәрен санап чыгу мөмкин булмас, мөгаен. Бөгелмә су каналы, кирпеч заводы, "Бөгелмәгаз" һәм БУАД оешмалары тирә-яктагы сусаклагычларда боз кисәләр. Әнә, шакмаклап киселгән саргылт боз өемнәре арасында зәп-зәңгәр төсләр белән балкыганнары, тау асты мәгарәләреннән чыккан кыйммәтле минералларны хәтерләткәннәре бар. Аларының калынлыгы 25 сантиметрдан артып китә. Мондый табигать могҗизасы Хәким бай күлендә киселгән!

"Спецстройтехмаш" һәм 32 нче төзелеш идарәсе осталары боздан сарайлар сала. Көне салкын гына булса да, гомер буена башкарган эшләренә егетләрнең куллары ятып тора - әкият сарайларының үтә күренмәле диварлары күз ачып йомган арада күтәрелә. Тиздән биредә архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сер итеп саклаган мавыктыргыч манзара пәйда булачак.

Быел җәен генә югары зәвык белән яңартылган иркен мәйдан түрендә мәһабәт чыршы урын алган. Биеклеге 18 метрдан ашкан сылубикәне "Дорремстрой","ТНГ-Групп" һәм "УРСЖ" җәмгыятьләре бастырып куйган. Озак та тормас, аллы-гөлле утларын балкытып, яна башлар ул. Җәйдән калган чәчәк түтәлләре өстенә, бина эргәләренә, агач ботакларына - һәр җиргә яктырткыч диод-гөмбәзләр тартылган, аларны кабызгач, мәйданга тылсымлы нурлар сибеләчәк. Бәйрәм мәйданын тантаналы ачу 22 декабрьгә билгеләнгән.

"ПМК-Мелиорация" җәмгыяте иң олы тауның тимер өрлеген утырта. Үткән ел ул үзәк почта каршында торган булса, быел яңадан мәйдан уртасына күчерелә. Чыршы тирәли түшәлгән боз өстеннән тимераякларда шуып, күңел ачарга мөмкин булачак.
Һәр елдагыча, халыкның тынычлыгын саклау вазифасы полиция хезмәткәрләренә йөкләнә. Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә, кичке 10нан иртәнге 10га кадәр исерткеч эчемлекләр сатылмый. Төнге сәгатьләрдә шартлаткычлар ату кешеләрнең тынычлыгын боза, шуңа күрә бу гамәл дә канун тарафыннан хупланмый.

Шунысы кызык, "Яңа ел белән" дип котлау безнең халыкка хас түгел. Дөньяга мәгълүм һәр төрки халыкта Яңа ел котлавы бөртөсле яңгырый - "Котлы булсын Яңа ел!" Кот - иң борынгы катламнан килгән төрки сүзе. Котлы - димәк, бәрәкәтле, имин, хәстәрле!

Елның мәгънәсенә күз салсак, 2013 ел - Кара елан елы. Бу тирән мәгънәгә ия. Кара төс тереклек башында торган иң беренче мизгелне символлаштыра һәм бөтен космик иҗат бер ноктага кадәр кысылган илаһи мәлдә туа. Космик яралгының бер генә хис белән дә керләнмәгән, мөкатдәс чагы! Тагын бер мизгел - һәм бөек режиссер куйган мәшһүр спектакль башлана: карадан якты пәйда була, җиде кат төскә аерыла, төрлелекне тудыра. Әмма яшәеш беренче мизгелдәге илаһи тынычлыгын оныта алмый һәм, шуңа яңадан кайтырга теләп, тормыш белән үлем, яхшылык белән яманлык арасында тарткалаша башлый. Шушы спектакльдәге роленә буйсынып, адәм баласы озын эволюция юлына чыга: Ходай катыннан аска - җиргә төшә башлый. Түбәнлекнең иң тирән ноктасына җиткәннән соң, аны бөек күтәрелеш чоры көтә. Ел фасыллары арасында бу гүзәл чор - яз, айлар сәйләнендә - Нәүрүз, кеше тормышында - Аллаһны таныган чак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: