Бөгелмә авазы

Сабан туе – шатлык туе

Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Һәммәгезне дә Сабан туе белән ихлас котлыйм!

Хак халык бәйрәме бөгелмәләр өчен гомер-бакый тансыклап көтеп алган бәйрәм булды һәм шулай булып калачак та. Татарларның тамырлары гасырлар төпкеленә барып тоташа торган бу олуг бәйрәм, күптән инде милли чикләрне узып, бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Шатлык, кунакчыллык, спорт уеннарының ярсуы, батырларның бил алышулары - төрле яшьтәге, төрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләрне берләштерә торган Сабан туе менә шул ул.
Сабан туе - өметләр, уңышлар бәйрәме һәм алда менә дигән яхшы ел көткәненә зур ышаныч та. Үз алдында торган катлаулы бурычларны лаеклы башкарып чыккан авыл хезмәтчәннәре аны күтәренке күңел белән каршылый.
Кадерле бөгелмәләр! Көндәлек тырыш хезмәт белән районыбызның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче һәрберегезгә ихлас күңелдән рәхмәтләремне ирештерәм! Туган туфракка тугрылыгыгыз, районыбыз иминлеген даими кайгыртып яшәвегез өчен, авыл хезмәтчәннәре, Сезгә бик зур рәхмәт!
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, тормышыгызда иминлек, басуларда игеннәрнең күкрәп уңуын, табыннарның мул булуын һәм җан тынычлыгы телим!
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: