Бөгелмә авазы

Сабан туе котлы булсын!

Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре! Бүген халкыбызның яраткан милли бәйрәме - Сабан туе. Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә килгән. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек...

Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре! Бүген халкыбызның яраткан милли бәйрәме - Сабан туе.


Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә килгән. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.
Һәркем өчен ачык һәм җәлеп итәрлек Сабан туе бөтен халык арасында танылды. Ул безне бер-беребезгә якынайта, татар мәдәниятен популярлаштырырга, тынычлыкны һәм теләктәшлекне ныгытуга ярдәм итә.
Бәйрәмдә шәһәр һәм районыбыз халыкларын азык-төлек белән тәэмин итүгә бар көчен салып тырышучы авыл уңганнарын хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Танылган Сабан туе батырлары, милли мәдәниятнең күренекле вәкилләре белән бергә алар да мәйдан түрендә булачак.
Сезгә, кадерле дуслар, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Сабан туеның кабатланмас дәртле рухы күңелләрегезгә озак вакытка җитәрлек шатлык, яшәү яме һәм оптимизм булып керсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: