Бөгелмә авазы

Сабан туе котлы булсын!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров якташларыбызны халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе уңаеннан ихлас котлый. - Игенчеләрнең хезмәтенә дан җырлый, шәһәребез һәм районыбыз халкының киң күңелле, кунакчыл, дус һәм тату яшәвенә мисал булган Сабан туе бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Күңелле бәйгеләр, спорт ярышлары, кызып-кызып...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров якташларыбызны халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе уңаеннан ихлас котлый.
- Игенчеләрнең хезмәтенә дан җырлый, шәһәребез һәм районыбыз халкының киң күңелле, кунакчыл, дус һәм тату яшәвенә мисал булган Сабан туе бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Күңелле бәйгеләр, спорт ярышлары, кызып-кызып бил алышулар берәүне дә битараф калдырмый, төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле дин кешеләрен бер мәйданга җыя, күршелек-туганлык хисләрен яңартып җибәрә, бер гаилә итеп тоярга булыша.
Борынгы зирәклеген, матур бизәкләрен саклаган хәлдә, бу бәйрәм яңа эчтәлек белән тулылана, байый бара, тынычлык, игелеклелек, килешүчәнлек идеалларының чагылышына әверелә, үз халкыңның хак кыйммәтләрен аңларга мөмкинлек бирә. Бу көнне без тырыш хезмәтләре һәм иртәгәсе көнгә ышаныч булдырганнары өчен авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз. Авыр хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын, игеннәр күкрәп үссен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: