Бөгелмә авазы

Сабан туе да үпкәсез булмый икән...

Быел 1 июль көнне Карабаш бистәсендә күпләрнең яратып көтеп алган чара - Сабан туе булып узды. Ул милләтебезнең иң матур йоласы, мәгънәле бәйрәме санала. Бу олуг бәйрәмебез язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләп үтү көне булып саналса да, быел Сабан туенда "кыр батыры"н игълан итеп, аңа мактаулы кызыл тасма кидерүче күренмәде....

Быел 1 июль көнне Карабаш бистәсендә күпләрнең яратып көтеп алган чара - Сабан туе булып узды. Ул милләтебезнең иң матур йоласы, мәгънәле бәйрәме санала.

Бу олуг бәйрәмебез язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләп үтү көне булып саналса да, быел Сабан туенда "кыр батыры"н игълан итеп, аңа мактаулы кызыл тасма кидерүче күренмәде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән бер-ике фермерны бүләкләделәр-бүләкләвен... Ә менә зират хуҗаларын бүләкләү тантанасы күпкә күләмлерәк булды. Алар эше дә мактауга лаек, хезмәтләрен билгеләп үтү кирәктер, әлбәттә, тик Сабан туена моның ни катнашы бар соң?!
Бәйрәм бистәбез мулласының хәер-фатихасы белән башланып китте. Ә менә милли рух биреп торырлык гармунчылар бөтенләй күренмәде, җыелган сөлге-яулык кебек бүләкләр дә мәйдан уртасына чыгарып күрсәтелмәде. Ә тагын быел атлар да булмады. Ә ат чабышларсыз Сабан туеның яме бермә-бер ким инде ул.

Җырчыбыз Мирзанур исә чыгыш ясарга мәйданчык оештырылмаганга зарланып алды: "Тырышып, репитицияләр ясаган идек", - ди, күңелсезләнеп. Халык талантлары "сәхнәсе" эшләмәгәч, җырларга, биергә, шигырь сөйләргә теләүчеләргә юл ябык булып чыкты. Ә менә Казаннан килгән артистлар "рәхәтләнделәр" генә! Иң шугы хәтта ярты сәгать буе бәдрәфтә нинди уйлар уйлап утырганын тәмләп-озаклап сөйләп, халыкны "көлдерде".
Узган ел шахмат буенча призлы урын алган авылдашым Азатның да кәефе җимерелгән булып чыкты: "Быел "спорт мастерлары"н чакырганнар, ярыштан бик тиз төшеп калдым, бездәйләргә урын юк анда", - диде, чын күңелдән уфтанып. Менә бу мәсьәләдә дә ахыргача уйланып җитмәгәнлек сизелә, билгеле.
Хәзер Сабан туен кичке якта эштән соң, черкиләр "уянгач", "качып" кына уздыру гадәткә әйләнеп бара. Тулы ышаныч белән әйтәм - халыкка ошамый бу. Соңыннан атылган салют-фейерверк та гел урынсыз иде. Бу бит сугышта җиңү бәйрәме түгел, илаһи тынлыкны бозып, тынычлык бәйрәмендә ату тавышлары чыгаруны күңел кабул итми. Милли йола, милли бәйрәм бу, ә бездә акчаны шарт-шорт итеп күккә чөю, җилгә тарату - исрафчылык һич хупланмый.
Менә шушы санап узган һәм киләчәктә кабатланмас дип өметләнгән кимчелекләрне исәпкә алмаганда, Карабашта Сабан туе, башка еллардагы кебек, быел да гөрләп узды: халкыбыз көрәште, аркан тартышты, капчык киеп тә, кашыкка йомырка салып та йөгерде, кул көрәштерде, чүлмәк ватты, көянтә-чиләкләп су ташыды, гер, штанга күтәрде, волейбол уйнады, йөгереп узышты, биеде, катыктан акча эзләде... Балалар өчен аттракционнар эшләде, батут та куелган иде. Кешеләр мул итеп әзерләнгән табыннарда тәмле нигъмәтләр белән сыйланды.
Карабашлылар Эльвира белән Фәрит Закировлар гаиләсендә бәйрәм алдыннан гына дүртенче нарасыйлары дөньяга килү уңаеннан аларны тәбрикләү, шулай ук олы яшьтәге юбилярларны котлау исә, яңа матур традициягә нигез салу булып, бәйрәмгә яңа нур өстәде.
Карабашның 2017 елгы Сабан туе менә шундый тәэсирләр калдырып, гөрләп узып та китте...
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ,
Карабаш бистәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: