Башта кунаклар Татарстанның Кукмара муниципаль районы һәм Пенза районы татарлары оештырган мәйданчыкны карадылар. Биредә татар авыл халкы көнкүреше, милли ризыклары кием-салымнраы һәм төрле бизәү әйберләре белән танышып була иде.
«Бүген күптәнге хыялым чынга ашты, Урта Әләзән авылын килеп күрдем. Яңа мәктәпне, мәчетне карап чыгу насыйп булды. Сабан туе - ул безнең халыкның традициясе, горурлыгы, яраткан бәйрәме. Быел Россиянең 59 төбәгендә, дөньядагы 32 илдә татарлар Сабан туйларын бәйрәм итә. Сабан туе бүген татарлар, башкортларның гына түгел, иң мөһиме ул безнең халыкның үзенчәлекләрен күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов татар милли традицияләрен саклауга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткән Пенза өлкәсе кешеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясенә Татарстан Президенты «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте.
Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Татарстан Президентын өлкәнең дусты дип атады. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен сәламләп, ул Бөтенроссия Сабантуен Урта Әләзәндә оештыруларын Пенза өлкәсенә, төбәктә яшәүче татарларга зур ышаныч белдерү буларак кабул итәм, дип белдеде.
«Урта Әләзән Европада иң зур авыл, монда 10 меңгә якын кеше яши. Бәйрәмгә килгән кунакларга, делегацияләргә рәхмәтләребезне җиткерәм. Сабантуе мөһим җыен, ул ерак тамырларыбызны барлый, төрле милләтләр, дин вәкилләре дус-тату яшәгән дәүләт тарихын күрсәтә. Бүген бәйрәмдә татарлар, мөселманнар гына түгел, христиан дине тарафдарлары да бар. Оештыручыларга шундый зур эшләр башкарып чыкканы өчен шулай ук рәхмәт әйтәбез. Мин Пенза өлкәсендә яшәвем, һәм сезнең белән бергә булуым белән горурланам», - диде Иван Белозерцев. Губернатор кулыннан да төбәкнең актив татарларын бүләкләде.
Рөстәм Миңнехановның күптәнге хыялы чынга ашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Пенза өлкәсендә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. Быел татар милли бәйрәме Урта Әләзән авылында узды. Рөстәм Миңнехановны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр, дип...
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Пенза өлкәсендә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. Быел татар милли бәйрәме Урта Әләзән авылында узды. Рөстәм Миңнехановны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр, дип хәбәр итә Татарстан ПРезидентының матбугат үзәге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.722400
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.769000
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.221500
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.215400
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1131400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика