Бөгелмә авазы

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: “Республика халкын җирле продукция белән тәэмин итү – фермерлар алдында торган бурыч ул”

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, урып-җыю эшләренең барышына һәм районнар тарафыннан республика инвестиция программалары үтәлешенең гамәлгә ашырылуына контрольлек итү максатыннан, республика районнарына эшлекле визитларын дәвам итә.

6 августта Рөстәм Миңнеханов Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт районнарындагы эшләрнең барышына күзәтчелек итте. Шунысын билгеләп үтү кирәк, Татарстан күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында да лидер төбәк булып санала. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре җитештергән продукция белән бөтен республикабыз халкын туендырып тора ала. Бу, күп яклап, республика җитәкчелегенең авыл халкына һәм продукция җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән алып бара торган максатчан эшенең нәтиҗәсе булып тора.
Бүгенге көндә республикада нәселле терлекләр асрау өчен субсидияләр, кыска вакытлы һәм кече форма кредитлары бирү, сөт җитештереп сатуга, игенчелек өлкәсенә, туфракны известьлаштыруга, савым сыерлары асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның чыгымнарын өлешчә кайтаруга, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга булышу кебек җитди һәм эшлекле ярдәм күрсәтелә.
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов өч районда да кыр эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм муниципаль район башлыклары белән очрашты.
Урып-җыю эшләренең барышы, терлекчелек тармагындагы уңышлар турында белешмәләр алгач, Рөстәм Миңнеханов бөгелмәләргә, 2015 ел уңышы өчен көрәшүчеләргә уңышлар теләде. Һәм тагын 18 август көнне Бөгелмәдә узачак укытучылар республика конференциясендә күрешергә сүз биреп, эшлекле сәфәрен алга таба дәвам итте.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: