Бөгелмә авазы

Рөстәм Миңнеханов: "Милли кадрлар әзерләүгә игътибарны юнәлтергә кирәк"

Татарстанда белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү программалары гамәлдә булачак, ресурс үзәкләрен булдыру программасы - төп проект Татарстанда белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү программалары гамәлдә булачак, ресурс үзәкләрен булдыру программасы исә төп проектларның берсе булып калачак. Киләсе уку елы республиканың белем бирү өлкәсендә абруен үстерүгә юнәлдерелгән ел...

Татарстанда белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү программалары гамәлдә булачак, ресурс үзәкләрен булдыру программасы - төп проект

Татарстанда белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү программалары гамәлдә булачак, ресурс үзәкләрен булдыру программасы исә төп проектларның берсе булып калачак. Киләсе уку елы республиканың белем бирү өлкәсендә абруен үстерүгә юнәлдерелгән ел булыр дип көтелә. Бу хакта бүген Бөгелмәдә узган фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов игълан итте.

Мондый вакыйгаларга ул 2019 елда уздырылачак World Skils дөньякүләм чарасын кертте. "Без бу чарага югары дәрәҗәдә әзерләнергә тиеш. Бу республиканы һәм тулаем Россияне күрсәтүче чара", - диде республика лидеры һәм проектның эшче төркемен җитәкләүне ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев йөкләде.

Информатика буенча олимпиада, "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесен оештыруга да игътибар юнәлтте Рөстәм Миңнеханов. Педагогларның квалификациясен күтәрү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсенә килгәндә, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы бу процессның барлык критерийларга да туры килеп эшләнергә тиешлегенә басым ясады.

"Педагогларның аттестациясен уздыру нәтиҗәләре буенча, милли кадрлар әзерләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Республикабызның төп кыйммәте - ул кеше капиталы. Кеше капиталын исә белем бирү системасы да барлыкка китерә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырыш азагында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тармак алдынгыларына дәүләт һәм министрлык бүләкләрен тапшырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: