Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында.
Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән бәйле махсус тикшеренү үткәрелә. Икенчедән, белгечләр Россиянең дәүләт статистика хезмәте китергән мәгълүматларга таяна. Биредә теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның керем һәм чыгымнары белән бәйле мәгълүмат анализлана. Өченчедән, халыкның илдәге социаль-икътисади вәзгыятькә нинди бәя бирүе өйрәнелә. Дүртенчедән, матбугатта теге яки бу җитәкче турында чыккан язмаларга анализ ясала.
"2016 елда төзелгән рейтингка исә яңа модуль өстәлде. Без төбәкләрнең социаль-икътисади торышын өйрәндек. Биредә тулаем төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе белән бәйле күрсәткечләр, уртача хезмәт хакына аеруча басым ясалды", - дип хәбәр итәләр гражданлык җәмгыятен үстерү фонды белгечләре.
Рейтинг нәтиҗәләренә тукталсак, беренче урында - Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев. Хәтерләсәгез, 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта беренче урынны Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин яулаган иде. Бу юлы исә ул - икенче урында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге рейтингта инде озак вакыт дәвамында беренче өчлектән төшкәне юк. Бу юлы да ул исемлектә өченче урынны яулаган. Шунысы мөһим: ул Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкинга бер генә позициягә "оттырган".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 09:25Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады «Матурлык һәм акыл, сөйкемлелек һәм тырышлык хас булганлыктан, сезнең барлык уй-ниятләрегезне чынга ашырырга, теләкләрегезгә ирешергә көчегез җитәрлек дип уйлыйм», - ди Татарстан Президенты.3300
-
8 март 2021 - 08:31Бөгелмә районында этномәдәни маршрут башланды Старт Кодаш авыл җирлегендә бирелде. Шулай итеп, җирле мәдәният йортында «Нигез йортның онытылмас кичләре» дигән район татар бәйрәме узды.4300
-
8 март 2021 - 07:01Бүген Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмый торырга киңәш итә.2600
-
7 март 2021 - 18:54Бөгелмә судында Евгений Деданинны үтерү эше буенча шаһитлардан сорау алу уздырганнар Җинаять узган елның 1 сентябрендә күмәртәләп сәүдә итү базасында булган иде.11100
-
7 март 2021 - 17:29Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру тыелды Яңалык өлкәннәр озата барган балигъ булмаган пассажирларга кагылмый.10300
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
8 март 2021 - 10:41Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котладыВидео "Роскосмос" битендә урнаштырылган.2700
-
6 март 2021 - 15:19Бөгелмә районыннан күп балалы ананы медаль белән бүләкләделәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.26500
-
7 март 2021 - 12:09ЗАГСта Алтын туйларын билгеләп үтүче Стехиннарны котладылар Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырылды. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә аларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.19300
-
7 март 2021 - 10:18Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм гаиләләрендә нык сәламәтлек, карьера үсеше, теләкләренең чынга ашуын, эшләрендә уңышлар теләделәр.12700
-
6 март 2021 - 19:32Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде Бушлай VPN-сервислар кулланучылар өчен куркыныч тудыра.12500
-
7 март 2021 - 18:54Бөгелмә судында Евгений Деданинны үтерү эше буенча шаһитлардан сорау алу уздырганнар Җинаять узган елның 1 сентябрендә күмәртәләп сәүдә итү базасында булган иде.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика