Бөгелмә авазы

Рөстәм Миңнеханов: “Бөгелмә – безнең әйдәп баручы муниципалитетларның берсе”

25 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Бөгелмә муниципаль районында булып китте. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов озатып йөрделәр.

ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Альбина Акимова фотосы.
Татарстан Президенты Бөгелмәдә республикабызның көньяк-көнчыгышында иң зурлардан саналган катнашазык җитештерү заводын һәм яңа балалар бакчасын ачуда катнашты. Катнашазык җитештерү заводы проектының инвесторы - җаваплылыгы чикләнгән "Репродукт" җәмгыяте. Элек ярымҗимерек ике силос базы һәм ике склад торган җирдә төзелгән яңа предприятие ел саен 200 мең тоннага кадәр гранулланган тулы рационлы
катнашазык җитештерергә сәләтле, 36 мең тонна ашлыкка исәпләнгән элеватор комплексы да бар. Биредә җитештерелгән продукцияне Татарстанда, Самара өлкәсенә, башка күрше-тирә төбәкләргә сатарга ниятлиләр. Проект бәясе - 2,2 миллиард сум.
"Репродукт" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Тукаев, үз чиратында, предприятие, проектта каралганча, тулы куәткә эшли башлагач, еллык тулаем акча әйләнеше 3,6 миллиард сумга җитә алачагын, биредә 230 эш урыны булдырылганлыгын, эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы 30 мең сум тирәсе булачагын әйтте. Якын киләчәктә компания районда 120 миллион данә йомыркага исәпләнгән репродуктор һәм сәгатенә 30 тонна продукция эшкәртергә сәләтле ит комбинаты төзергә планлаштыра икән. Компаниянең районга керткән тулаем инвестициясе күләме 10 миллиард сум чамасы тәшкил итәчәк, 1250 яңа эш урыны булдырылачак. Мактаулы кунак-лар, яңа заводны карап чыккач, аны эшләтеп җибәрделәр.
Р. Миңнеханов 280 урынга исәпләнгән "Әкият" балалар бакчасын ачуда да катнашты. 1967 елда салынган бу бакчаның реконструкциядән соң эшләп китүе өчен 80 миллион сум акча кирәк булды. Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасын ачканда, Р. Миңнеханов ТР җитәкчелегенең мәгариф оешмаларына соңгы елларда игътибарны нык арттыруын әйтеп үтте. "Балалар бакчасы - беренче баскыч мәгариф учреждениесе ул, биредә балалар киләчәк тормышларында гомер буе кирәк булачак беренче күнекмәләрне алалар", - диде Президент. Ул быел Татарстанда 56 яңа балалар бакчасы төзелүен, ә реконструкцияләнгән объектларны да исәпкә алганда, республикада мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен 10 500 яңа урын булдырылганын хәбәр итте.
Объектларда булганнан соң Татарстан Президенты Бөгелмә муниципаль районы активы белән очрашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының тарихи рәвештә тупланган зур мөмкинлекләргә ия булуын, аларны эшләтеп җибәрү өчен хакимиятнең төпле эш итүе кирәклеген билгеләп узды: "Бө-гелмә - безнең әйдәп баручы муниципалитетларның берсе, - дип башлады ул чыгышын. - Бик күп проектларның башлангычы биредә старт алган. Бүген исә ул республикабызның фәнни, җитештерү, транспорт-логистика үзәге булып тора. Биредә искиткеч зур потенциал тупланган, без исә аларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга тиеш". Аның әйтүенчә, әле проблемалар булуга карамастан, шәһәр һәм районда уңай үзгәрешләр бара.
Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республиканың бик күп күрсәткечләр ягыннан Россиядә алда баручы төбәк икәнлеген әйтте. "Республикада власть структуралары килешенеп һәм көйле эшлиләр, федераль власть органнары тарафыннан да тулы аңлау һәм бизнеска булышу тоябыз, - дип басым ясады Президент. - Безнең иминлек - тотрыклылыкта, профессиональлектә һәм максатларның уртак булуында".
Чыгышын йомгаклап, Татарстан Президенты республика үсешенә зур өлеш кертүләре өчен бөгелмәләргә рәхмәт белдерде: "Бергә-бергә без теләсә нинди бурычларны да хәл итә алырга сәләтле", - диде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: