Бөгелмә авазы

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Өеңнән йөз чакрым ераклыкка китсәң, ураза тоту мәҗбүри түгел»

Ураза башланды. Әлеге фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди вазифалар йөкләнә? Ураза тоткан кешегә нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк? «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шулар турында сөйләштек. - Аллаһы Тәгалә бер хәдисендә «Ураза ул Минем өчен һәм аңа әҗер-савабын Үзем бирәм» дигән. Аллаһның уразаны Үзе өчен дип әйтүе...

Ураза башланды. Әлеге фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди вазифалар йөкләнә? Ураза тоткан кешегә нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк? «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шулар турында сөйләштек.

- Аллаһы Тәгалә бер хәдисендә «Ураза ул Минем өчен һәм аңа әҗер-савабын Үзем бирәм» дигән. Аллаһның уразаны Үзе өчен дип әйтүе - бу гыйбадәтнең дәрәҗәсен күтәрү. Шушы сүз белән Ул уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен булуын күрсәтә. Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. Һәр изгелеккә ун савап бирелә, хәтта ул 700гә кадәр арттырыла. Аллаһы Тәгалә, бу айда тагын да юмартлыгын күрсәтеп, уразаның әҗер-савабын хисапсыз бирә. Шуңа да Ул, әҗер-савабын үзем бирәм, ди. Рамазан аенда ураза тотарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, иманыбызны ныгытырга ашыгыйк. Ураза җәйге озын көннәргә туры килә, шуны авырсынмыйча, сабырлык күрсәтсәк, тәкъвалыкка ирешербез.

- Халык арасында: «Рамазанның башында өч көн, уртасында өч көн һәм ахырында өч көн ураза тоту да җитә», - дигән сүз йөри. Моңа аңлатма бирсәгез иде.
- Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтмешли, беренче ун көндә, аннары уртадагы ун көндә, аннан ахырында ун көт тотарга кирәк. Уразаны калдырырга ярамый, ул - фарыз гамәл. Баштагы өч көндә генә авыр, аннары организм ияләшә, җайлаша. Һәрбер гамәл нияттән тора. Ураза тота алырмынмы дип шикләнә икән, ул аның барып чыкмый. Сәламәтлек, көч-куәт бирсәң иде дип сорасаң, катгый ният кылсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа ярдәм итми калмый.

- Хәзрәт, сәхәрне бик иртә, ә ифтарны соң ашарга туры килә. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?
- Бу сорауны безгә еш бирәләр. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярый, әмма йокларга ятканда, уразага керәм дип, ният кылырга кирәк. Пәйгамбәребезнең, сәхәр ризыгын ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар, дигән сүзе бар. Сәхәрне ашасак, хәерлерәк була.

- Намаз укымый торган кешегә ураза тоту дөрес буламы?
- Халык арасында бу шулай ук актуаль сорау. Аллаһның рәхмәте белән, дингә кайта башладык. Намазга басучыларның саны артты. Ислам дине биш нигездән тора. Аллаһы Тәгаләне тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Без шушы биш фарызны үтәргә тиеш. Намаз өчен аерым, ураза өчен аерым җавап бирәсе була. Намаз укыганга да, ураза тотканга да, зәкят биргәнгә дә, хаҗга барганга да аерым савап языла. Ураза тотарга теләгән кеше аны тотсын, иншаллаһ, акрынлап намазына да басар.

- Былтыргыдан калган көннәр өчен уразасын тотып бетерә алмаучы нишли?
- Бурычлары калганнар башта бу уразаны, аннары былтыргыдан калган көннәре өчен тотарга тиеш.

- Ураза тотучыга тәравих намазына йөрү мәҗбүриме?
- Тәравих намазын уку - сөннәт. Аның өчен зур савап вәгъдә ителә. Тәравих намазын укыр өчен мәчеткә барырга хәлең булмыйча өйдә калсаң, гөнаһысы юк.

- Уразага керә алмаучы фидия сәдакасын ураза тотучыга гына бирергә тиешме?
- Мескен-фәкыйрьләргә дә бирергә ярый. Ул бер көн өчен бер мескенне ашатырга яки аңа 200 сум акча йә булмаса шул суммага алынган ризык бирергә тиеш. Быел фидия сәдакасының күләме 200 сум итеп билгеләнде.

- Ураза тотарга сәламәтлеге булмаган, пенсияләре аз булган өлкән кешеләргә нишләргә? Көн саен 200 сум бирә башласаң, бер айга 6 мең сум килеп чыга бит...
- Аллаһы Тәгалә безгә авырлыкны теләми. Ул һичкемне көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш бирер. Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шулай ук әҗер алырсыз, Аллаһ аны һичшиксез кабул итәр.

- Фидияне ураза тотарга сәламәтлеге, мөмкинлеге булмаган кеше генә бирә ала дип беләм.
- Әлбәттә, шулай. Күпләр, фидия сәдакасын бирергә кирәк дигәч, алдана. Сәдака бирәм дә минем өстемнән төшә дип уйлый. Көне буе ач торып җәфаланганчы, сәдакасын гына биреп котылам, диләр. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та аны тотмаучы фидияне бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Сәламәтлеге булган бөтен кеше дә ураза тотарга тиеш. Рамазан аенда чирләп китсәң, аны башка айларда тот.

- Сәфәрдәге кешеләр ураза тотарга тиешме?
- Өеңнән йөз чакрым ераклыкка китсәң, ураза тоту мәҗбүри түгел. Юл авыр булмаса, тотсаң да ярый.

- Уразалы кешегә мунча керергә рөхсәт ителәме?
- Җиңелчә юынып чыкса ярый. Озаклап тирләп утырса хәле китәргә, уразасын тотып бетерергә көче җитмәскә мөмкин Хәл керсен өчен, аякларын салкын суга тыгып утырырга, салкынча су белән коенып чыгарга ярый.

- Уразада чәч кистерергә ярыймы?
- Ярый, ул уразаны бозмый.

- Уразада булып, ялгыш кына ризык кабып куйсаң нишләргә?
- Уразаңны дәвам итәсең. Бу очракта ураза бозылмый.

- Рамазан аенда башка айларга караганда сәдакага әҗер-савап күбрәк бирелә икән...
- Сәдака гына түгел, изге гамәлләрнең дә савабы күбрәк языла.

- Кадер кичәсен рамазанның ахыргы ун көненнән эзләргә кирәк, диләр. Быел ул кайсы көнгә туры килер икән?
- 21 июньнән 22сенә каршы төндә булыр дип уйлыйбыз.


Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: