Бөгелмә авазы

Россия туристларының Төркиягә баруына чикләүләр бетерелә

Россия Төркиягә туризм буенча чикләүләрне бетерә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Тайип Эрдоганның телефон аша сөйләшүләре вакытында Россия туристларының Төркиягә сәфәрен чикләүләрне алырга килешенде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Россия лидеры сүзләренчә, ике як өчен дә файдалы сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне яңарту өчен ул Хөкүмәткә Төркиянең...

 

Россия Төркиягә туризм буенча чикләүләрне бетерә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Тайип Эрдоганның телефон аша сөйләшүләре вакытында Россия туристларының Төркиягә сәфәрен чикләүләрне алырга килешенде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Россия лидеры сүзләренчә, ике як өчен дә файдалы сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне яңарту өчен ул Хөкүмәткә Төркиянең тиешле ведомстволары белән сөйләшүләр алып баруны йөкләгән. Россия туристларының Төркиягә сәфәренә карата чикләү чараларын бетерү күздә тотыла. Шул ук вакытта Төркия хөкүмәте ил территориясендә Россия гражданнарының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: