Бөгелмә авазы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре ялган белешмәләр бирүнең 4 очрагын ачыклады.

1 апрельдән башлап Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге 8 постта – шәһәрдән керүче һәм китүче автомашиналарны тикшерү буенча тәүлек буе эшли башлады. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Анисимов хәбәр итте.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча 11 мобиль төркем булдырылган, алар шәһәр Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрдә патрульлек итә.  
Бер атна эчендә 12 184 гражданин, 6 299 транспорт чарасы тикшерелде. 1 198 автомобильнең йөрүе туктатылган. 91 административ материал “Роспотребнадзор” идарәсенә җибәрелде, аларда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлешендә административ законнарны бозу билгеләре бар. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ялган белешмәләр бирүнең 4 очрагын ачыклаган. Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәрелә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: