Бөгелмә авазы

Рифнур Сөләйманов Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләрен тәбрикләде, халыкны кабул итте

Яңа ел рухы Бөгелмәдә дә тарала башлады. Шушы көннәрдә, "Единая Россия" партиясе оештырган "Кыш бабай" хәйрия проекты кысаларында, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, "Татэнергосбыт" җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов Бөгелмәгә килде. Ул якынлашып килүче Яңа - 2017 ел уңаеннан "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләп, балаларга татлы бүләкләр өләште. Рифнур Хәдарович балаларны Яңа...

Яңа ел рухы Бөгелмәдә дә тарала башлады. Шушы көннәрдә, "Единая Россия" партиясе оештырган "Кыш бабай" хәйрия проекты кысаларында, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, "Татэнергосбыт" җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов Бөгелмәгә килде. Ул якынлашып килүче Яңа - 2017 ел уңаеннан "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләп, балаларга татлы бүләкләр өләште. Рифнур Хәдарович балаларны Яңа ел белән котлап, нәниләргә бәхет, шатлык теләде. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, балалар да кунакка бәйрәм концерты әзерләгән иде. Алар бу датаны көтеп алган һәм аңа олыларча "җитди" карап, үз куллары белән сувенирлар ясаганнар. Балалар аны чын күңелдән үз Кыш бабайларына тапшырды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов халыкны да кабул итте. Очрашуга килүчеләрне банклар белән килеп чыккан аңлашылмаучылыклар, торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйле булган проблемалар борчый иде. Сорауларның һәрберсен игътибар белән тыңлагач, депутат әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын аңлатты һәм һәр сорауның уңай чишелеш табачагына ышандырды.
Рифнур Сөләймановка рәхмәт әйтергә килүче бөгелмәлеләр дә күп иде. Алар проблемаларын чишәргә булышучыга Рәхмәт хатлары һәм Яңа ел белән котлаулар алып килгән иде.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: