Бөгелмә авазы

РФ Конституциясенә – 20 ел

Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан, бөгелмәләрне муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов чын күңелдән тәбрик итә.

"Конституция һәр заманда, һәрчак киң үсеш алган дәүләтчелекне, гражданлыкны, демократик хокукларны һәм кеше иреген гәүдәләндерә. Конституция Россиянең күпгасырлык тарихта тупланган тәҗрибәсен, ирешелгәннәрне чагылдыра, илебезнең киләчәккә стратегик үсешен билгели.
Халык өчен эшләү, аларның мәнфәгатьләрен барыннан да өстен кую, демократия һәм гаделлек принципларының яшәешебез нормалары булуына ирешү - боларның барысы да безнең алга куелган иң мөһим бурычлар булып тора. Бөгелмә районының һәр гражданының, Россия гражданнары кебек үк, Законнарның ышанычлы сагы астында булуы, һәр гаиләнең социаль яктан якланганлыгы мөһим.

Безнең иҗади хезмәттәшлек һәр кешенең - бөек Россия гражданинының Конституциядә игълан ителгән хокук һәм ирегенең тормышка ашуына ярдәм итәчәгенә ышанам. Хөрмәтле якташлар, тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм Бөгелмә районы уңышлары өчен булган барлык башлангычларыгызда уңышлар телим", - диелә котлауда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: