Бөгелмә авазы

Республикада яхшыларны билгелиләр

21 август көнне Татарстанда республиканың белем бирү учреждениеләрен бәяләү конкурсы старт алды. Районнар зоналарга бүленгән һәм аларның һәрберсенә комиссия әгъзалары билгеләнгән. Алар уку йортларын иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа 2017-2018 уку елына иң яхшы әзерлек буенча бәялиләр. Райондагы барлык уку йортларын бер көндә генә чыгып бетереп булмас иде шул,...

21 август көнне Татарстанда республиканың белем бирү учреждениеләрен бәяләү конкурсы старт алды. Районнар зоналарга бүленгән һәм аларның һәрберсенә комиссия әгъзалары билгеләнгән. Алар уку йортларын иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа 2017-2018 уку елына иң яхшы әзерлек буенча бәялиләр.

Райондагы барлык уку йортларын бер көндә генә чыгып бетереп булмас иде шул, мөгаен, шуңа күрә дә комиссия әгъзалары кая барасын жирәбе салып билгеләде. Комиссия карап узасы учреждениеләр түбәндәгеләр булды: физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернаты (начар ишетүчеләр мәктәбе), 12 нче балалар бакчасы, Бөгелмә муниципаль районы "Укучылар сарае" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе һәм Бөгелмә аграр көллияте.

Жирәбә салу Укучылар сараенда башкарылды. Комиссия әгъзаларына ерак барасы булмады. Бәяләү битләрен тотып, алар шундук эшкә кереште. Уку кабинетлары, акт заллары, бәдрәфләр - барысын да күз карамагыннан уздырып баллар куя бардылар. Калган учрежденияләрдә шулай ук комиссия әгъзаларының тәҗрибәле күзе аша узды. Бу әле зонаара этап кына, Бөгелмә Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары белән көч сынаша. Шуңа күрә бәяләр әлегә билгесез, зонадан җиңүче булып чыккан район 28-29 августта финалда катнашачак.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: