Бөгелмә авазы

Ремонт эшләре – ныклы контрольдә

Җөмһүриятебездә кабул ителгән социаль әһәмияткә ия программаларның (2014 елда аларның саны 20дән дә артып китте) үтәлеше Татарстан Президенты тарафыннан да, җирле җитәкчелек тарафыннан да җитди контрольдә тотыла. Шуларның берсе - өченче елын дәвам иткән мәктәпләрне төзекләндерү программасы нигезендә, быел Бөгелмә муниципаль җирлегендә 5 мәктәптә капиталь ремонт эшләре тулы көченә бара.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Бүгенге көндә районыбыз җитәкчелеге өчен дә мәктәпләр мөһим объектларның берсе булып тора. 19 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров (рәсемдә - уртада) 3 нче гомумбелем бирү мәктәбендә булып, анда эшләрнең торышы белән танышты.
Җаваплылыгы чикләнгән "УРСЖ" җәмгыятенең (җитәкчесе - Фатих Гыймалетдинов) төзелеш буенча мастеры Евгений Широбоков әйтүенә караганда, коллектив график кысаларына сыеша, аннан калышканнары юк икән әле. Башкарылган эшләр, "экватор"ны узып, 60 процент тәшкил итә: түбә ябылган (ул элек яссы булган булса, бүген кыеклап эшләнгән һәм заманча материаллар белән ябылган), ишек-тәрәзәләр куелган. Мәктәпкә керү урыны, мастер әйтүенчә, барлык таләпләргә туры китереп башкарылачак, шушы көннәрдә су, канализация, электр чыбыкларын алыштыруга тотыначаклар. Биредә барлыгы 32 миллион сумлык эш башкарылачак. Подряд оешмасы эше белән танышып йөргәндә, аларның бу объектта да сынатмасларына ышаныч туды, чөнки узган елда Карабаш урта мәктәбен яхшы сыйфат белән төзекләндереп, "УРСЖ"лар үз эшләренең осталары, чын мастерлар икәнлекләрен күрсәттеләр инде. Объектларны карап йөргәндә, Линар Закиров җитәкче-белгечләрне ике мөһим нәрсәгә игътибарны юнәлтергә чакырды. "Барлык эшләр дә график нигезендә башкарылырга тиеш һәм шул ук вакытта сыйфат турында да һич кенә дә онытырга ярамый", - диде ул.
Мәктәп директоры Галина Дулова подряд оешмасы төзүчеләренә карата дәгъва булмавын, үзара аңлашып эшләүләрен әйтеп, башкарма комитет
җитәкчесеннән эшләнәсе эшләр исемлегенә кертелмәгән спорт залын төзекләндерүдә ярдәм сорады. "Зал шунысы белән дә мөһим, - диде ул. - Биредә сайлаулар уздырыла. Шулай ук укучыларга да "биеп" торган идәннәрдә шөгыльләнергә бик авыр. Аннары ашханәдә дә барлык приборларны газ урынына электрга көйләргә теләгебез бар". Линар Закиров, мөмкинлектән чыгып, мәктәпкә бу проблемаларны чишүдә ярдәм итәргә сүз бирде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда рейд барышында, уку елы йомгакларына кагылып, быел район мәктәпләрен 430 укучы тәмамлавын (шуларның 64есе - аерым үрнәктәге аттестат белән), Бердәм дәүләт имтиханнарында "ЧП"лар булмавын, соңгы 5 елда рес-публика мәктәпләре арасында безнекеләрнең лидерлар рәтендә булуын хәбәр итте. Аның шушы сүзләреннән соң: "Бу югары дәрәҗәне сак-ларга кирәк", - дип ассызыклады Линар Закиров.
Бина эчендәге төзелеш эшләре белән танышканнан соң барысы да узган елны биредә барлыкка килгән спорт мәйданчыгына юнәлделәр. Исегезгә төшерәбез: 2013 ел - Универсиада елында республика җитәкчелеге шәһәр һәм авылларда универсаль спорт мәйданчыклары булдыру турында карар кабул иткән иде. Былтыр шушы карарны тормышка ашыру барышында 3 нче мәктәп артында һәм Гафиятуллин урамындагы 44 нче йорт ишегалдында спорт мәйданчыклары барлыкка килде, ә быел алар дүрт урында булачак (9 нчы, 11 нче, 18 нче гомумбелем бирү мәктәпләре янында һәм Карабашта).
3 нче мәктәп янындагы спорт мәйданын ясарга алынган подряд оешмасына тиз арада (алар Нижгардан киләчәк икән) баскетбол мәйданына җәелгән резина тышламаны төзәтергә (чөнки бу эш узган елны башкарылган булса да, тирә-юньдә яшәүчеләрнең кибеп өлгермәгән өслектә "тәҗрибә" үткәрүләре нәти-җәсендә ул нык зыян күргән) һәм футбол кырын ясалма чирәм белән капларга кирәк булачак. Биредә эшләр тәмамланганнан соң ул шушы тирәдә яшәүче яшүсмерләрнең генә түгел, өлкәннәребезнең дә рәхәтләнеп ял итә торган урынына әверелер. Гомумән, мондый корылмаларның шәһәр-
дәшләребезнең ял вакытын файдалы итеп үткәрүгә булышлыгы зур булыр дип ышанасы килә. Иң мөһиме, бер нәрсәне онытмыйк, җәмәгать: төзүчеләр төзиләр дә китәләр, ә безгә аларның тырыш куллары белән барлыкка килгән менә шушындый күркәм урыннарда культуралы ял итәргә, аларны ватмыйча-җимермичә сакларга өйрәнү кирәк булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: