Бөгелмә авазы

Һәрбер көн – тарихи елъязманың бер бите ул

24 август көнне шәһәребез һәм районыбыз тарихында истә калырлык олы һәм гаять мөһим бәйрәм узды. Район халкы Татарстан Республикасы көнен, Шәһәр көнен, Татарстан нефте чыга башлауга - 70, "ТНГ-Групп" җәмгыяте оешуга 60 ел тулу даталарын билгеләп үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Денис Гапонов фотосы.
Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары рәтендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Россия оборона министрының элеккеге ярдәмчесе, генерал-полковник, Бөгелмәнең Мактаулы гражданины Вячеслав Мелешко, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар бар иде. Тантананың колачыннан бигрәк, шәһәрне, нефть өлкәсен, геофизиканы якын итеп, республика һәм илебезнең төрле төбәкләреннән килгән мәртәбәле кунакларның күплеге, аларның шәһәр-районга, "Татнефть", "ТНГ-Групп" җәмгыяте ирешкән казанышларга бик югары бәя бирүләре, галимнәрне, белгечләрне зур хөрмәт белән телгә алулары - барысы да туган төбәгебез, җәмгыятьләребез турында бары тик тирәнтен горурлану хисләре тудырды.
Истәлекле көн "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салудан башланып китте. Чарада, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов белән берлектә, мактаулы кунаклар да катнашты.
Тантаналар узган "Энергетик" стадионында кунаклар җирле рәссамнар картиналарыннан әзерләнгән күргәзмә, предприятие, оешма һәм учреждениеләр экспозицияләре белән таныштылар. Бигрәк тә гүзәл шәһәрчекне хәтерләткән "ТНГ-Групп" җәмгыяте бүлекчәләренең үзенчәлекле утарлары, һәрберсенең кунакларны ягымлы сәламләүләре бер генә кешене дә битараф калдырмады. Аларның "өйчек"ләрендәге җанлылык күпмедер дәрәҗәдә туй мәҗлесен дә хәтерләтә иде. Ә кайсы өлкәләрдән генә җыелмаганнар алар бу "шәһәрчек"кә, исең китәрлек! Күренеп тора, Бөгелмәнең горурлыгы булган геофизика компаниясе, шәһәр белән берлектә, чараны бөтен шартын китереп, истә калырлык итеп үткәрү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаган. Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп үтәсе килә, шәһәр-район халкы, төбәгебез кунаклары рәхәтләнеп күңел ачсын дип оештырылган бәйрәмнең төп химаячесе дә нәкъ менә әлеге җәмгыять иде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше ачык дип игълан ителгәннән соң, барлык тамашачылар зур зәвык белән оештырылган үзенчәлекле, театральләштерелгән тамаша күзәттеләр. Биредә олы тарихы белән горурланырга тулы хокукы булган шәһәр
елъязмалары, күпмилләтле халыкның бердәм, тату яшәве, тынгы белмәс нефтьче, геофизик һөнәренең абруе чагылды. Әйе, шәһәребез кичергән һәрбер мизгел, көн, ел, дәверләрдән зур тарих төзелгән. Бүгенгесе көндә шәһәребез, үзендә эшләп килүче җәмгыятьләр белән беррәттән, уңышлы, кунакчыл, яраткан, күпмилләтле һәм абруйлы булып танылды.
/Бәйрәм турында тулырак репортажны газетаның 11 нче битеннән укыгыз/.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: